+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 апрель 2019, 14:07

Файдалы киңәшләр алдылар

Көннәрнең берсендә коррекцион мәктәптә район үзәк дәваханәсенең гаиләне планлаштыру кабинеты белгече З.С.Хәлиуллина белән “Үсмерләрне гаилә тормышына әзерләү” темасына очрашу булды.

Көннәрнең берсендә коррекцион мәктәптә район үзәк дәваханәсенең гаиләне планлаштыру кабинеты белгече З.С.Хәлиуллина белән “Үсмерләрне гаилә тормышына әзерләү” темасына очрашу булды.
Бу әңгәмәнең максаты - яшьләрне белмәгәнлектән җиңел кылынучы хаталар ясаудан саклап калу, чын тойгыларны ялганнан аера белергә өйрәтү. Чөнки үсмерләр гаилә тормышы мәдәнияте турында никадәр күбрәк белсәләр, гаилә шулкадәр ныклырак булачак.
Зәлифә Суфияновна кызларга тән гигиенасы, җенси өлгерү чорында алар белән булган анатомик, физиологик, психологик һәм социаль үзгәрешләр турында сөйләде. Иртә җенси элемтәләр һәм аларның нәтиҗәләре проблемасына кагылды. Әңгәмә рациональ туклану, эш һәм ялның оптималь режимын булдыру, хәрәкәт итү активлыгы, шәхси һәм интим гигиена күнекмәләрен тирәнәйтү, үз сәламәтлегеңә карата җаваплы мөнәсәбәт булдыру кебек күнекмәләрне ныгытырга булышлык итте. Чөнки үз-үзеңне җаваплы тоту - ул көтелмәгән йөклелектән сакланып калу гына түгел, бәлки үз сәламәтлегеңне, якыннарыңның сәламәтлеген саклау, хыялларыңны тормышка ашыру мөмкинлеге, бу - акыллы кешенең акыллы гамәле. Әңгәмә барышында медицина хезмәткәре кызларда гаилә тормышына дөрес караш булдырырга тырышты, күрсәтмә материал ярдәмендә кешенең туганнан алып үлгәнчегә кадәрге тормышы каралды.
З.С.Хәлиуллина үсмерләрне кызыксындырган сорауларга җаваплар, киңәшләр бирде.
Наталья САВЕЛЬЕВА,
социаль педагог.
Читайте нас: