+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
9 апрель 2019, 14:05

Русия ачык чемпионатының абсолют җиңүчесе

Тула шәһәрендә өлкән яшь төркемнәре арасында Русия ачык чемпионатының авыр атлетика буенча ярышлары үтте.

Тула шәһәрендә өлкән яшь төркемнәре арасында Русия ачык чемпионатының авыр атлетика буенча ярышлары үтте.
Бирегә Тула, Мәскәү, Владимир, Свердловск, Сахалин, Новосибирск, Мәскәү өлкәләреннән, Санкт-Петербургтан, Тыва Республикасыннан, Донецк Халык Республикасыннан, Башкортстаннан һәм Ханты-Манси автономияле округы - ЮГРАдан 50-60 яшьтәге дөнья һәм олимпиадалар чемпионнары – 48 төбәктән 300дән күбрәк вәкил җыелды. Алар барысы спортны чиксез яраткан, яшьләренә карамастан, күп кенә яшь кешеләргә үрнәк булырдай кешеләр. Тир һәм көч түгеп, алар рекорд куеп кына калмыйча, бәлки үзләренең рух һәм тән ныклыгын да расларга теләп, авырдан-авыр штангалар күтәрделәр.
Башкортстан һәм безнең район исеменнән бу ярышларда СССРның спорт мастеры, Килей авылында яшәүче Павел Лобанов катнашты. Ул 55-59 яшьтәге спортчылар төркемендә чыгыш ясады һәм тамашачыларны штанга күтәрүдә үз мөмкинлекләре белән шатландырды. 96 килограммга кадәр категориядә чыгыш ясап, ул үзенә җиңү һәм Русия чемпионы титулы яулады. Ыргым белән штанга күтәрүдә аның нәтиҗәсе – 113 кг, этеп күтәрүдә – 140 кг, икетөр көрәш суммасы – 253 кг.
Бу яшь төркемендә ныкышмалы ярышкан 30 авыр атлет арасында безнең танылган якташыбыз абсолют җиңүче булды. Ул якын көндәшләрен күпкә узды һәм эксклюзив Кубок һәм алтын медаль белән бүләкләнде. Һәм тагын ул Русиянең биш рекордын куя алды, икесе – штанганы ыргым белән күтәрүдә, берсе - этеп күтәрүдә һәм ике рекорд - икетөр көрәш суммасында.
30 яшьтән алып һәм өлкәнрәк барлык яшь төркемнәре спортчылары арасында Синклер системасы буенча йомгаклар ясаганда иң яхшы нәтиҗә Павел Лобановныкы булды, бу системада спортчының яше, тән авырлыгы, ыргым һәм этеп күтәрүдә икетөр көрәштә яуланган килограммнар суммасы исәпкә алына. Бу авыр атлетика буенча Русиянең ХХIV ачык чемпионаты ярышларында 428 очко.
Павел Леонидовичны чираттагы зур җиңүе белән ихлас котлыйбыз. Аңа ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч һәм бакалылы Лобанов фамилиясенең Русиянең яңа рекордларын игълан иткәндә көчле яңгыравын телибез!
Читайте нас: