+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 апрель 2019, 13:49

Актив әтиләр

Яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты Балалар-үсмерләр спорт комитеты белән берлектә “Олимп” ФСКда үткәрелгән “Ягез әле, әтиләр!” спорт-күңел ачу программасын оештыручылар булдылар.

Яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты Балалар-үсмерләр спорт комитеты белән берлектә “Олимп” ФСКда үткәрелгән “Ягез әле, әтиләр!” спорт-күңел ачу программасын оештыручылар булдылар. Актив һәм кыю әтиләр җитезлектә һәм тизлектә ярыштылар. Болар - Руслан Якупов (“Землеустроитель” МУП), Илдар Юнысов (РЭЧ), Ильвир Минаҗев (ПНИ), Марат Таҗибаев (район үзәк дәваханәсе), шәхси эшкуар Алексей Алчинов. Алексей Рыцев, Илфат Сөләйманов, Руслан Купцов һәм Владимир Дойников балалары йөргән “Сказка”, “Буратино”, “Радуга” балалар бакчалары коллективлары исеменнән чыгыш ясадылар.
Бәйрәмдә катнашучыларга катлаулы конкурслар тәкъдим ителде, алар өлгерлектә, тизлектә һәм башка спорт күнекмәләрендә ярыштылар. Ярышларның барлык этаплары киеренке көрәштә үтте. Тарафдарлар, әйтергә кирәк, алар бик күп иде, вакыйгалар барышын күзәттеләр һәм катнашучыларны хуплап, рухландырып тордылар. Спорт дәрте һәм җиңү теләге ир-егетләрдә шулкадәр зур иде, алар хәтта әйләнә-тирәдә барганнарны да күрмәделәр. Зал шау-гөр килде, көлделәр, шатландылар. Балалар да, зурлар да канәгать һәм бәхетле булдылар. Эстафеталар арасында тарафдарлар һәм тамашачылар алдында Балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр чыгыш ясадылар, бу барысына да күп уңай эмоция өстәде.
Ярышлар йомгаклары буенча Марат Таҗибаевка – беренче, Илфат Сөләймановка – икенче, Илдар Юнысовка өченче урыннар бирелде. Ярышта катнашучыларның барысына грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Зоя АВДЮШКИНА,
яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының
баш белгече.
Читайте нас: