«Олимп» физкультура-сәламәт-ләндерү комплексында гаилә командалары арасында Бөтенрусия ГТО физкультура-спорт комплексы фестивале узды. Алар 9-10 яшьлек баладан (кыз яки малай), әнидән яки әтидән (30-49 яшьтәгеләр), картәнидән яки картәтидән (50-69 яшьтәгеләр) торды.
Һәр катнашучы турникта күтәрелергә яки герне ыргым белән күтәрергә, идәнгә ятып кулларда күтәрелергә, гимнастик эскәмиядә күнегүләр ясарга, аркада ятып гәүдәне күтәрергә тиеш иде.
Командаларның урыны очколар суммасы буенча билгеләнде. Сякаевлар гаиләсе (Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе) – әтиләре Сергей, әниләре Елена, аларның уллары Витя, картәтиләре Анатолий иң күп очко җыйды һәм җиңде. Алар район исеменнән республика фестивалендә чыгыш ясаячаклар.
Икенче урынны Яушевлар гаиләсе (Бакалыдагы 2нче урта мәктәп) алды, әтиләре Вилнур, әниләре Айгөл, аларның улы Камил, картәтиләре Илнур.
Пьедесталның өченче баскычында Нәгыймовлар гаиләсе (эчке эшләр бүлеге), әтиләре Ринат, әниләре Гөлнара, кызлары Амелия һәм картәниләре Индира. Митрофановлар гаиләсе – Юрий, Елена һәм Антон яхшы чыгыш ясадылар.
Барлык призчылар шәхси, шулай ук команда исәбендә яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты, ГТО буенча тест үткәрү үзәге грамоталары, медальләре, кубоклары һәм кыйммәтле бүләкләре белән билгеләнделәр.
Анатолий КАШТАНОВ, ГТО буенча тест үткәрү үзәге җитәкчесе.