+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
10 апрель 2019, 15:34

Кайтасы килеп торган нигез

Ирле-хатынлы Фәрит Фәрвәҗетдинович һәм Рәсилә Мөнәвировна Әхмәтшиннар – хөрмәт һәм үзара аңлашу хакимлек иткән лаеклы гаилә үрнәге. Алар алты бала үстергәннәр, хәзер оныкларын тәрбияләргә ярдәмләшәләр.

Ирле-хатынлы Фәрит Фәрвәҗетдинович һәм Рәсилә Мөнәвировна Әхмәтшиннар – хөрмәт һәм үзара аңлашу хакимлек иткән лаеклы гаилә үрнәге. Алар алты бала үстергәннәр, хәзер оныкларын тәрбияләргә ярдәмләшәләр.
Фәрит Фәрвәҗетдино-вичның беренче хатыны вафат булганнан соң уллары Данис, Алмаз һәм кызлары Лилия аның кулларында кала. Ике елдан соң гаиләгә балалары Илнур, Алсу һәм Илдус белән Рәсилә Мөнәвировна килә.
Ул элек Нагайбак мәктәбендә укытучы һәм директор булып эшләгән, аннан соң Иске Куянга күчеп килгән һәм бүген дә шунда укытучылык белән шөгыльләнә. Гаилә башлыгы колхозда хезмәт куйган, ә хәзер газ котельные операторы булып эшли. Ир белән хатын бергә шәхси ярдәмче хуҗалык алып баралар: сыерлар, бозаулар, сарыклар, тавыклар асрыйлар.
Гаиләнең һәр әгъзасы тормышта үз омтылышын тапкан. Олы уллары Данис республиканың абруйлы югары уку йортын – нефть университетын тәмамлады, хәзер нефть компаниясендә бригадир булып эшли. Илнур тәҗрибәле машинист, кызлары Лилия Туймазы мәктәбендә укытучы булып эшли. Башкалары да үз эшчәнлек өлкәләрендә камилләшәләр. Алсу - торак-коммуналь хуҗалыгы системасында баш инженер, Илдус - Уфада төзелеш буенча инженер, кечеләре Алмаз илнең Төньяк киңлекләрен буйсындыра.
Эшләре күп булуга карамастан, балалар әти-әниләренә ярдәмләшергә мөмкинлек табалар, алар белән бәйрәм һәм ял көннәрен үткәрәләр.
Бәхеткә һәм иминлеккә омтылу Әхмәтшиннарның гаилә традицияләре булдыруларында да чагыла. Ел саен алар тату гаиләләре белән Кандракүлдә ял итәләр, бәйрәмнәрне, туган көннәрне бергә билгелиләр. Һәм бу аларга шатлык һәм канәгатьлек, гаиләнең бербөтенлеген аңларга ярдәмләшә һәм киләчәккә ышаныч алып килә. Бу тату бәхетле гаилә башка кешеләр өчен дә үрнәк булсын.
Лилия ӘСӘДУЛЛИНА, БДУ студенты.
Читайте нас: