Авылда һәр гаилә күз алдында. Казанчы авылыннан Әхияровлар турында барысы да белә. Һәм бары тик яхшы яктан. Ульяна Анатольевна һәм Илнур Әфтахович – урындагы мәктәп укытучылары. Менә 15 ел инде яшь гаилә килешеп-гөрләшеп яши. Өч бала үсеп килә: хәзер гаиләдә ике хуҗабикә һәм өч ир-егет. Барлык шушы елларда Ульяна һәм Илнур, бер-берсен хуплап һәм ярдәмләшеп, гаилә учагын кадерләп саклыйлар, балаларын бергә тәрбиялиләр һәм аларны чиксез яраталар. Ныклы гаилә сере нәрсәдә соң?
Яшьләрнең мәхәббәт тарихы яңалык түгел - Бөре социаль-педагогия академиясенең бер факультетында укып, очрашалар һәм танышалар, бер-берсенә гашыйк булалар. Дүртенче курста өйләнешәләр. Олы уллары Радмир Бөредә, кызлары Эвелина Гусево авылында туа, анда аларны юллама буенча җибәрәләр. Җиде ел элек, Гусево мәктәбе ябылгач, гаилә Казанчы авылына күченә. Анда Әхияровлар йорт сатып алалар, мәктәптә эшли башлыйлар, хатын - биология һәм математика, ир физика, химия һәм географиядән укыта. Бер үк вакытта гаилә яңа йорт төзү белән шөгыльләнә. Әйткәндәй, алар бу авылда беренчеләрдән булып ике катлы өй салганнар. Анда өченче сабыйлары - уллары Әнвәр туа, хәзер аңа ике яшь.
Ир белән хатын – шат күңелле, максатка омтылучан кешеләр. Алар киләчәккә оптимизм белән карыйлар, хуҗалыкларын киңәйтүне, йортларын эшләп бетерүне һәм әлбәттә, балаларын лаеклы кешеләр итеп үстерүне планлаштыралар. Эштән тыш, икесе дә авыл тормышында актив катнашалар. Ир - участок сайлау комиссиясе әгъзасы, хатын – күзәтүче.
Илнур Әфтахович берничә ел инде умартачылык белән шөгыльләнә, эшнең нечкәлек-ләренә аны хәзер Нарат-Чокыр авылында яшәүче бабасы Анатолий Бикҗанович Юртукаев өйрәткән. Шулай ук Илнур бал салу өчен агач савыт - батман ясау белән мавыга. Бу эштә аңа улы Радмир ярдәм итә, әтисе кебек, ул да балачактан ук нәрсәдер ясарга ярата. Элек мондый зур булмаган мичкәләрне бал җыю һәм саклау өчен файдаланганнар, ә бүген бу матур һәм оригиналь сувенир гына түгел, бәлки бал өчен дә яхшы савыт. Әзер продукция һәрвакыт таләп ителә, даими клиентлары бар.
Ульяна Анатольевна кул эшләре остасы, “Осталар шәһәре”нда актив катнашучы буларак таныш. Ул курчаклар ясау белән мавыга. “Курчакларны яфраклы агачларның - юкә, тал, имән кабыгы астында ныгып җитмәгән җепселле яшь катламы - мунчаласыннан, күбесенчә юкәнекеннән эшләргә яратам”, - ди Ульяна. Ул элек-электән үк гаилә учагын саклаучы курчакларның көченә ышанган. Ул аларны өйне явызлыктан һәм бәла-казадан саклау өчен ясый. Яшь хатын кул эшләрен туганнарына, дусларына һәм якыннарына бүләк итәргә ярата.
- Авылда яшәү авырмы? – дип сорыйбыз гаилә башлыгыннан.
- Җиңел түгел, әмма эшең һәм хуҗалыгың булса, мөмкин.
- Йорт хуҗалыгыгыз зурмы?
- Дуңгызлар, умарта кортлары, җәен казлар, үрдәкләр асрыйбыз. Иң мөһиме – өйдә газ, су бар, участок зур, бакча үстерәбез. Авыл биләмәсе башлыгы 80 сотый җир тәкъдим итте, әмма 60ы әлегә җитәр дип исәпләдек. Бер сүз белән әйткәндә, яшәп була.
Балалар тәрбияләү үзара хөрмәткә, ата-аналарга карата ихтирамга нигезләнгән. Мондый гаиләләр – авылның киләчәге. Алар күбрәк булса иде.