+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 апрель 2019, 12:46

Ачык дәресне мәгариф бүлеге начальнигы үткәрде

Мостафа урта мәктә-бендә мәгариф бүлеге начальнигы Л.Р.Галиева 5-8нче сыйныф укучылары өчен “Нәрсә ул имтихан?” темасына ачык дәрес үткәрде.

Мостафа урта мәктә-бендә мәгариф бүлеге начальнигы Л.Р.Галиева 5-8нче сыйныф укучылары өчен “Нәрсә ул имтихан?” темасына ачык дәрес үткәрде.
Балалар имтиханнарга әзерләнгәндәге мөһим детальләрне, уңай кәеф һәм үзеңә ышану кирәклеген, имтиханда уңышның 50 проценты шуларга бәйле булуын белделәр.
Ә уңай кәеф һәм ышаныч кеше имтиханга дөрес әзерләнгәндә, билгеле бер кагыйдәләрне үтәгәндә барлыкка килә. Лилия Рәмдрәковна, имтиханнарга яхшы әзерләнү һәм аларны уңышлы тапшыру өчен нәрсә таләп ителүенә игътибарны юнәлтеп, бу кагыйдәләр турында җентекле сөйләде. Укучылар шөгыльләнү өчен ничек урын булдырырга, әзерләнү планын ничек төзергә, эшне ял белән чиратлаштырырга, спорт белән шөгыльләнергә, өстенлекләрне дөрес куярга, көн тәртибен акыл белән төзергә кирәклеге турында белделәр. Бернәрсә дә сәламәтлеккә, кызыксынуларга, башка уку фәннәренә зыянга булмаска тиеш.
Л.Г.Галиева тупланылган практик киңәшләр һәм кызыклы, файдалы серләр белән бүлеште.
Дәрес ахырында имтиханнар – үзеңне, харак-терыңны, түземлелегеңне, ихтыяр көчеңне, максатка омтылучанлыгыңны сынап карау вакыты булуы турында сүзләр яңгырады.
Валентина ВӘЛИЕВА, мәгариф бүлегенең методика кабинеты мөдире.
Читайте нас: