+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 апрель 2019, 13:00

Ахманда су алу башнясы эшли башлады

Ахман авыл биләмә-сендә кешеләрнең комфортлы яшәве өчен барлык шартлар бар: үзәкләштерелгән газ, су, электр, урамнар төнлә яктыртыла, юллар вакытында тазартыла.

Ахман авыл биләмә-сендә кешеләрнең комфортлы яшәве өчен барлык шартлар бар: үзәкләштерелгән газ, су, электр, урамнар төнлә яктыртыла, юллар вакытында тазартыла.
Күп кешеләр тормышны интернеттан башка күз алдына да китермиләр, санлы, юлдаш, IP-телевидение эшли. Өйдәге уңайлыклар гадәти күренешкә әйләнде. Бер сүз белән әйткәндә, бездә инфраструктура үсеш алган. Ә авылны хезмәт сөючән, булдыклы кешеләр ямьли, чөнки тормыш нигезе - хезмәт.
Авыл проблемалары Ахман һәм Иске Балыклы авылларында яшәүчеләр- нең җыеннарында хәл ителә. Нәтиҗәләргә ирешү өчен авыл биләмәсе авыл старосталары белән конкрет эш алып бара. Мәсәлән, мартның соңгы көннәрендә Ахман авылында су алу башнясы эшендә өзеклек килеп чыкты, су бирү скважинасы насосы янып чыкты. Иске Балыклы авылы старостасы К.М.Сафиуллин халыкны тормышчан мөһим объектны ремонтларга чакырды. Хезмәт ветераны В.А.Селиванов беренчеләрдән булып ярдәмгә килде, бер генә ремонт эше дә аннан башка үтми. Шулай ук В.Морзалев, С.Ильдухин һәм башкалар кушылдылар - барысы 13 кеше җыелды. Көн буена эш кайнап торды, күп көч һәм тырышлык салынды. Шулай итеп авыл кешеләренең тупланган һәм берлектәге эше нәтиҗәсендә су алу башнясы эшли башлады. Авыл биләмәсенең техник хезмәткәре Е.Н.Асанбаева ремонтчыларны кайнар туклану белән тәэмин итте.
Шушы ремонт эшендә, шулай ук башка чараларда актив катнашучыларның барысына, авыл проблемаларына ваемсыз калмаган һәркемгә зур рәхмәт белдерәм.
Рәзиф ЗӘЙНУКОВ,
Ахман авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: