+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 апрель 2019, 12:56

Бакалы халкы белергә тели

«Инцидент» программасы социаль челтәрләрдә Денис Никитинның БР Башлыгы хакимияте төркеменә мөрәҗәгатен ачыклады.
Хөрмәтле Радий Фәритович! Бакалы районында барлык су алу колонкаларына йозаклар элделәр. Нинди нигездә? Каравыгызны үтенәм.
Җавап:
- Денис, хәерле көн! Су алу колонкаларын йозакка бикләү, шулай ук аларның кайберләрен демонтажлау - “Коммунхоз” МУП күргән мәҗбүри чара. Боларның барысы Бакалы авылында яшәүчеләрнең күп өлеше, якын-тирә башка авылларда яшәүчеләрнең су алу колонкаларыннан санкциясез, яки ”Коммунхоз” абоненты булмый торып һәм бу хезмәткә түләмичә куллануы белән бәйле. Колонкаларны актив файдалану предприятиене шактый югалтуларга һәм чыгымнарга китерә. 2011 елның 7 декабрендәге “Су белән тәэмин итү һәм кулланылган суны чыгару турында” 416нчы Федераль законга ярашлы, эшләүче су белән тәэмин итү системаларына (су алу колонкаларына, янгын сүндерү гидрантларына һәм йортларга кертелгән һәм чыгарылган су торбаларына) тоташу, шулай ук бу системалардан үз белдегең белән файдалану тыела. РФ Хөкүмәтенең 2011 елның 6 маендагы “Күпфатирлы һәм торак йортлардагы биналар милекчеләренә һәм алардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында” 354нче карарының 127нче пунктына (2019 елның 23 февралендәге редакциясе) ярашлы, кулланучыларга су алу колонкалары янында транспорт средстволары, терлекләр, кер юу, рөхсәтсез су алу колонкаларына торбалар, шланглар башка җайланмалар һәм җиһазлар ялгау тыела.
2009 елның 23 ноябрендәге “Энергия саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне арттыру һәм Русия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 261нче Федераль законны үтәү йөзеннән, объектлары үзәк су белән тәэмин итү системаларына тоташмаган кулланучыларга капиталь суүткәргеч салырга, кулланылган суны исәпләү приборы урнаштырырга һәм алынган эчәр суга счетчик күрсәткечләре буенча түләргә тәкъдим ителә. Объектлары су белән тәэмин итүнең үзәк челтәренә тоташтырылмаган кулланучыларга колонкалар йозакларыннан ачкычлар таратылды. Алар “Коммунхоз” МУП белән килешү төзеделәр һәм кулланылган су өчен теркәлгән гражданнар саныннан чыгып, БР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган нормативларга ярашлы түлиләр.
“Коммунхоз” МУП Бакалы, Сосновка, Плодоягодная, Урман, Яңа Балыклы авылларын су белән тәэмин итүне гарантияләүче оешма булып тора. Йортлары су белән тәэмин итүче үзәк челтәргә тоташмаган һәм су колонкасы ачкычы алмаган бу торак пунктларда яшәүчеләргә эчә торган су бүлүгә Бакалы авылы, Ленин урамы, 166нчы йорт адресы буенча “Коммунхоз”га мөрәҗәгать итәргә, су алу колонкасын файдаланганда теркәлгән кешеләрнең саныннан чыгып (су алу колонкасыннан файдаланучылар өчен бер кубометр суның бәясе бер кешегә 16 сум 18 тиен тәшкил итә), БР Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган нормативларга ярашлы түләргә кирәк. Йортлары су белән тәэмин итүнең үзәк челтәренә тоташтырылмаган кулланучылар суга исәп приборы күрсәткечләре буенча түләргә тиешләр.
Хөрмәт белән,
Рамил Хәйдәров,
Бакалы районы хакимияте
башлыгы урынбасары.
Читайте нас: