+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 апрель 2019, 12:49

Дәүләт исәбенә юлдаш җиһазы

Безнең районда Нагайбак авылында льготалы категорияле гражданнарга дәүләт исәбенә юлдаш комплектлары урнаштыру башланды. Дәүләт ярдәме алуга ике категориядәге гражданнарның: пенсиягә федераль социаль өстәмә алучы пенсионерларның; балага ай саен пособие алучы балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләрнең хокукы бар.

Безнең районда Нагайбак авылында льготалы категорияле гражданнарга дәүләт исәбенә юлдаш комплектлары урнаштыру башланды. Дәүләт ярдәме алуга ике категориядәге гражданнарның: пенсиягә федераль социаль өстәмә алучы пенсионерларның; балага ай саен пособие алучы балалары булган аз тәэмин ителгән гаиләләрнең хокукы бар.
Хәтерегезгә төшерә-без, бушлай йорт комплектлары урнаштыруга санлы сигнал тотмаган зонада яшәүче югарыда күрсәтелгән льготлы категория гражданнарның (БР Хөкүмәтенең “Санлы эфир яки юлдаш телевидениесен карау өчен җиһаз сатып алуга һәм урнаштыруга аерым категория гражданнарга дәүләт ярдәме чаралары күрсәтү турында” карарына ярашлы) хокукы бар. Санлы телевидениене тотмаган зонада яшәүчеләр юлдаш җиһазы урнаштыруга гариза һәм документлар тапшыра алалар. Безнең районда биш: Нагайбак, Батрак, Яңа Усы, Юрминка, Веселая Поляна торак пунктлары зонага керми, шулай ук дүрт: Камышлытамак, Сакат, Казанчы, Яңа Тымытык авыллары өлешчә санлы телевидение карый алмыйлар. Зонада булмаган торак пунктларның исемлеге РТРС сайтында бастырылган.
Җиһазны урнаштыруда ярдәм алу өчен документлар җыярга һәм үзегез теркәлгән авыл биләмәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзең белән паспорт һәм СНИЛС алып килергә.
Санлы телевидение белән чолгап алынган зонада телевизорларга санлы приставка сатып алуга 1 мең сум күләмендә акчалата компенсация каралган. Компенсация 2019 елда сатып алган санлы приставка өчен бирелә. Компенсация күләме санлы приставка бәясенә тиң, шул ук вакытта 1 мең сумнан артып китә алмый. Компенсация алу өчен күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итегез.
Башкортстан Республикасы бюджет средстволары исәбенә санлы җиһаз урнаштыру яки санлы приставка сатып алу тәртибе турында мәгълүматны 8(34742) 3-12-16 телефоны буенча алырга мөмкин. Шулай ук сез яшәгән авыл биләмәсе хакимиятендә консультация бирәчәкләр.
Миләүшә РИЯНОВА, район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика эше секторы мөдире.
Читайте нас: