Әти-әниләр исән чакта без үзебезне балалар итеп тоя алабыз, диләр. Һәм безгә ничә яшь булуы да мөһим түгел! Мин әти-әниемнең, Аллаһыга шөкер, исән һәм сау-сәламәт булулары белән горурланам.
Әтием Александр Алексеевич һәм әнием Анна Николаевна Тихоновлар 30нчы еллар буыныннан. Авыр сынаулар, ачлык-ялангачлыкны, сугышны кичергәннәр. Аларны күп нәрсә берләштерә. Икесе дә гаиләдә беренче балалар булалар, иртә әтисез калалар (ике бабам да сугышта һәлак булган). Икесе дә иртә зураялар һәм өлкәннәр белән бертигез эшлиләр – иген үстерергә ярдәмләшәләр, үгез җигеп җир сөрәләр, тырмалаталар, утын, салам кайтаралар. Иске кием һәм чабата кияләр, кәлҗемә ашыйлар. Алар – тыйнак кешеләр, һәм һәрвакыт намуслы эшлиләр. Бүген аларның апа-сеңелләре дә, абый-энеләре дә исән түгелләр инде.
Әтиебез Пушкино авылында туган, ул 90нчы елларда перспективасыз һәм аз халыклы дип бетерелгән. Ихаталар аз булса да, һәр эшне киңәшләшеп эшли идек, дип хәтеренә алырга ярата ул. Шуңа күрәдер, мөгаен, элек анда яшәгән кешеләр 2007 елдан авыл территориясендә җыелып очрашалар. Әтигә белем алырга туры килми, нибары өч сыйныфны тәмамлый. Әтисен сугышка алуларын яхшы хәтерли. - Картәниебез белән авылдан чыкканчы аны озата бардык, әтием мине кулына алды, кочаклады, аркамнан сөйде һәм башкалар белән сугышка китте, - дип сөйли ул. Авыл буйлап урман яныннан Куян аша Бакалыдан Туймазыга үткән юлдан солдатлар җырлап сугышка китә иделәр, кайвакыт гармун тавышы да ишетелде.
59нчы ел мәхәббәттә һәм килешеп, кулга-кул тотынышып, шатлыкта һәм кайгыда бергә булып, әни белән тормыш юлыннан атлыйлар. Әти 40 елдан артыграк “Заря” колхозында комбайнчы, тракторчы, пилорамчы, заправкалаучы булып эшләде. Җәй көннәрендә аны сирәк күрдек - бик иртә эшкә китте, без йоклаганда гына кайтты, ә өстәлдә һәрвакыт “куян” күчтәнәче була иде, кайвакыт безгә тере куяннар да алып кайтты. Бүген дә әти һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль. Аның һәрвакыт эше булып торды. 80 яше тулуга карамастан, чүкеч-пычкы белән җитез эшли, тегү машинасы артына да кыю утыра. Ул безнең бар эшкә дә оста.
Әни тумышы белән Утар авылыннан. Төрле эшкә йөрде, балалар бакчасыннан пенсиягә чыкты, анда техничка булып хезмәт куйды. Безнең өчен әни - дөньяда иң изге, иң хезмәт сөючән кеше. Ничек барысын да эшләргә өлгерде икән дип гаҗәпләнәм. Көн саен күрше авылга эшкә йөрде. Яхшы көнкүреш шартлары булмады – суны коедан һәм чишмәдән китерделәр, кер юу машиналары юк иде, мичкә утын яктылар. Шулай булса да, өйдә һәрвакыт чисталык хакимлек итте, җылы һәм уңайлы булды, тәрәзә төпләрендә гөлләр шау чәчкәдә утырды. Әле булса Пушкинода йорт урынында аның мальвалары чәчкә ата. Ә иртән без мичтә кыздырылган бәрәңге исенә уяна идек. Ул нинди тәмле иде! Әни гөмбә, җиләк җыярга яратты, ул безнең бик оста куллы кеше.
Табигатьләре буенча әти-әниебез оптимистлар, мин аларга сокланам, алар һичкайчан төшенкелеккә бирелмәсләр. Алар барысы: элекке колхозның эшләре һәм анда яшәүчеләр белән кызыксыналар, барлык вакыйгаларны белеп торалар, “Авыл таңнары” гәзитен яратып укыйлар.
Алар безнең чегәннәр кебек – Пушкинодан Михайловкага, Михайловкадан Бакалыга күченеп килделәр, йорт төзеделәр. Ике ул һәм мине, кызларын, үстерделәр. Кызганычка каршы, 36 ел элек безнең гаиләгә зур кайгы килде – абыебыз вафат булды, туган җиреннән еракта калды, БАМда җирләнде.
Тугыз ел элек әни авыр операция кичерде. Ул район дәваханәсенең онкология кабинетына һәм паллиатив бүлекчәсенә еш йөри. Очрактан файдаланып, докторлар Гөлфия Сәяфовна Хәйбрахмановага, Илмира Мирхәтовна Солтановага, Анна Николаевна Вороновага, паллиатив бүлекчә мөдире Ришат Ринатович Сәетовка һәм бөтен коллективка, шәфкать туташлары Наталья Анатольевна Забродинага, Зоя Васильевна Рыцевага, Эльмира Хафизовна Солтановага, Светлана Семеновна Әхмәтҗановага, Ирина Рифовна Нәҗметдиновага, кичектергесез һәм ашыгыч ярдәм фельдшерлары Э.Солтановага, А. Пальчиковка, И.Исламовага, Т.Чубараевага, онкология кабинетының элекке шәфкать туташы Л.А.Алчиновага рәхмәт әйтәсем килә. Аңлаганнары һәм игътибарлары, сизгерлекләре, яхшы сүзләре өчен аларга зур рәхмәт. Хөрмәт белән баш иябез. Аларга һәм гаиләләренә сәламәтлек, иминлек һәм игелекле эшләрендә уңышлар телибез.
Бүген әти-әниебез, сәламәтлекләре какшаган булуга карамастан, оптимизм белән тулылар, уңайлыклары булган якты йортта яшиләр, тәрәзә төпләрендә элеккечә яран гөле. Бергәләп аш бүлмәсендә ашарга пешерәләр. Игелекле күршеләре Геннадий Васильевич һәм Нәзирә Гыймаевна Никоноровлар, Михаил Иванович һәм Валентина Ивановна Поповлар кереп хәлләрен беләләр. Игътибарлары, сый-нигъмәтләре, җылы сүзләре, кайвакыт физик ярдәмнәре өчен зур рәхмәт, аларга сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телисе килә.
Әти-әниебез балаларының, өч оныкларының уңышына шатланалар, туруннары Аминны сөеп туя алмыйлар. Нижневартовск, Уфа, Туймазы шәһәрләреннән кече туганнары кайтып йөриләр.
Әти белән әни бернәрсәгә дә үкенмибез диләр. Яхшы, тату яшәгәннәр, һәрвакыт бер-берсенә терәк булганнар, безгә, балаларына да, ярдәмләштеләр. Аларның ярдәме белән абыем - Бакалыда, ә минем гаиләм Михайловкада йорт салды. Әти гаиләдә төп туйдыручы булды, чөнки алар яшь вакытта хәзерге кебек яшәү өчен уңайлы шартлар юк иде, хәзер челтәрле газ, автомат кер юу машинасы, магазиннар тулы азык-төлек. Яшә һәм шатлан гына да бит, әмма еллар тиз үтә, картлык үзенекен итә, ә күңел һаман яшь.
Менә шулай яши безнең әти-әниебез. Мин алар белән горурландым һәм горурланам, чиксез нык яратам һәм озак елларга аларга сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.