+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 апрель 2019, 13:01

Кисәтелгән, димәк, коралланган

Республикага күрше төбәкләрдә кош гриппы буенча катлаулы эпидемик хәл барлыкка килү, шулай ук күчмә кошлар кайту уңаеннан республика территориясенә кош гриппы килеп эләгү хәвефе барлыкка килә. Шулай ук авыл хуҗалыгы кошларын халыкка актив сату сезоны башлана.

Республикага күрше төбәкләрдә кош гриппы буенча катлаулы эпидемик хәл барлыкка килү, шулай ук күчмә кошлар кайту уңаеннан республика территориясенә кош гриппы килеп эләгү хәвефе барлыкка килә. Шулай ук авыл хуҗалыгы кошларын халыкка актив сату сезоны башлана.
Кошлар арасында чирне профилактикалау һәм аның таралуын кисәтү максатларында республиканың Ветеринария идарәсе безнең районның Ахман авылында куркыныч авыру - югары патогенлы кош гриппы чыганагын ликвидацияләү буенча эш итүнең команда-штаб тренировкасын үткәрде. Шулай ук республика территориясендә кош гриппына юл куймау мәсьәләләре буенча гадәттән тыш хәлләр буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы үтте.
Чарада БРның Ветеринария идарәсе начальнигы А.С.Җиһаншин, “Россельхознадзор”ның БР буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Р.Ф.Кутлиматов, РБ Гражданнарны яклау чараларын тәэмин итү хезмәте ДБУ начальнигы Ф.А.Котлыгуҗин, муниципаль район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасарлары, район ветстанцияләре, эре кошчылык предприятиеләре һәм КФХлар җитәкчеләре, республиканың 15 районыннан гадәттән тыш хәлләр һәм янгын хәвефсезлеге буенча комиссияләр рәисләре, районның авыл биләмәләре башлыклары, Татарстаннан вәкилләр катнашты.
Чара чирнең шартлы чыганагын ликвидацияләү өчен билгеләнгән техниканы караудан башланды. Ветеринария идарәсе, РЭЧ, район ветстанциясе, үзәк район дәваханәсе, янгын часте, “Коммунхоз” МУП, “Башинформсвязь”, эчке эшләр бүлеге, юл-төзү ремонтлау идарәсе, “Бакалы” кулланучылар җәмгыятенең коткару хезмәтләре тулы әзерлектә куелды.
Пленар өлеш Ахман авыл мәдәният йортында дәвам итте. А.С.Җиһаншин чыгышында Русия Федерациясе территориясендә кош гриппы буенча эпизоотик хәл һәм бу инфекциянең республика территориясенә үтеп керүенә юл куймау буенча күрелүче чаралар турында сөйләде. Ул Башкортстанда 11 миллионнан күбрәк авыл хуҗалыгы кошлары исәпләнүен, аларның күп өлешенең эре кошчылык фабрикаларында һәм кошчылык хуҗалыкларында туплануын һәм 3 миллионнан бераз күбрәге шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асралуын билгеләде. Кош гриппы килеп чыккан очракта, ул тармакка сизелерлек зыян китерергә сәләтле, карантин кертелгән барлык тирә-юньдә икътисади һәм социаль киеренкелек китереп чыгарачак. Шуңа күрә кошларның аеруча куркыныч чирләре чыганакларын локальләштерү һәм ликвидацияләү, профилактикалау буенча күрелүче чараларның нәтиҗәлелегенең мөһим шарты итеп Азат Салаватович барлык кызыксынган хезмәтләрнең һәм ведомстволарның тыгыз хезмәттәшлеген, аларның төрле дәрәҗәдә бердәм эшчәнлеген атады. Моңа күп җәһәттән безнең территорияләрнең иминлеге, үсеше, аерым районның гына түгел, бәлки төбәкнең һәм тулаем илнең азык-төлек хәвефсезлеге бәйле.
А.С.Җиһаншин, яшь авыл хуҗалыгы кошларын республикага читтән кайтаруны киметеп, Башкортстан территориясендә сатып алу мөмкинлеге һәм кирәклеге турында халык арасында даими аңлату эше алып барырга чакырды.
“Россельхознадзор”ның БР буенча идарәсе җитәкчесенең урынбасары Р.Ф.Кутлиматов кош гриппы вирусы, аның төрләре, билгеләре, чирне профилактикалау турында җентекле сөйләде.
РБ Гражданнарны яклау чараларын тәэмин итү хезмәте ДБУ начальнигы Ф.А.Котлыгуҗин команда-штаб тренировкаларын оештыру мәсьәләләренә тукталды, һәр җитәкченең үзенең конкрет бурычларын анык белергә, документлар исемлеге һәм барлык очракларга исәпләнелгән чаралар планы булырга тиешлеген ассызыклады.
Чараның пленар өлешеннән соң команда-штаб укулары башланды. Шәхси ярдәмче хуҗалыкта йорт кошлары чире - “кош гриппы” вирусы ачыкланды дип фараз ителде. Йогышлану зонасы киңәю хәвефе барлыкка килде. Хәбәр килгәннән соң республиканың эпизоотик хәлләргә каршы кушма отряды оператив рәвештә урынга килде. Реаль авыл биләмәсе шартларында отряд белгечләре кыска срокларда диагнозны билгеләделәр һәм инфекция таралуга юл куймау буенча чаралар үткәрделәр. Аерып алганда, инфекция чыганагыннан кош-корт, маллар һәм терлекчелек продуктлары кертүне яки чыгаруны тыйдылар. Контроль өчен ветеринария постлары оештырдылар һәм әлеге чирне ликвидацияләү буенча инструкциядә каралган барлык чараларны үтәделәр. Тренировкада катнашучылар авылда яшәүченең шәхси ярдәмче хуҗалыгыннан йогышланган кошны “алып чыгуларын” һәм термик утильләштерүнең мобиль комплексында “юк ителүен” күрделәр. Барлык хезмәтләр бердәм эшләде, заманча җиһазлар һәм техника ярдәмендә кирәкле диагностикалау һәм ликвидацияләү чараларының тулы комплексын тормышка ашырдылар.
Күрсәтмә команда-штаб тренировкасы яхшы оештыру дәрәҗәсендә үтте.
Борис ЛОБАНОВ,
район хакимиятенең дәүләт оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр буенча баш белгече.
Читайте нас: