+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 апрель 2019, 13:00

Районны чистарак, матуррак итик!

Узган шимбәдә район территориясендә чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча айлык кысаларында беренче шимбә өмәсе булды. Район үзәге предприятиеләре, учреждениеләре, оешмалары коллективлары үз территорияләрен тазартырга чыктылар. Авыл биләмәләре торак пунктларында да эшләр кайнады. Кар өемнәрен тараттылар, узган елгы яфракларны һәм үләннәрне җыйдылар, урап үтү юлларын чүп-чардан тазарттылар. Эш нәтиҗәләре күзгә күренеп тора - кыштан соң районга җан кергән кебек булды, матурланды. Безнең фоторепортаж шимбә өмәсенең ничек үтүе турында. Фотоотчетны шулай ук район гәзитенең https://bakali.rbsmi.ru/articles/ сайтында һәм ВКонтакте социаль челтәрендә «Бакалинские зори» төркемендә - https://vk.com/bakalzori - карагыз.
*** *** ***
20 апрельдән 20 майга кадәр Башкортстан Республикасында урманнарны тергезү айлыгы үткәреләчәк, аның кысаларында 30 млн үсенте утырту планлаштырыла. Агачларны утырту турында мәгълүмат Бакалы районының рәсми сайтында, социаль челтәрләрдә басылачак. Әйдәгез бергәләп безнең ихатаны, паркны, районыбызны яшелрәк һәм матуррак итик!
Читайте нас: