0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 апрель 2019, 12:58

Теплица хуҗалыгы хезмәт һәм түземлек таләп итә

Басуларда һәм бакчаларда авыл хуҗалыгы культураларын чәчәргә әзерләнәләр генә әле, ә менә теплицаларда эш гыйнвардан ук кайнап тора. Дияштә яшәүче Владимир Владимирович Рыбаков өчен теплица – төп табыш чыганагы. 14нче сезон инде ул үзенә һәм сатуга кыяр һәм помидор үстерә.

Басуларда һәм бакчаларда авыл хуҗалыгы культураларын чәчәргә әзерләнәләр генә әле, ә менә теплицаларда эш гыйнвардан ук кайнап тора. Дияштә яшәүче Владимир Владимирович Рыбаков өчен теплица – төп табыш чыганагы. 14нче сезон инде ул үзенә һәм сатуга кыяр һәм помидор үстерә.
Теплица хуҗалыгы тотарга Володя 2006 елда, эшсез калгач карар итә. Армиядә хезмәт итеп кайтып, 15 ел “Россия” колхозында механизатор булып эшли, ягъни җитди эшкә тотыныр өчен тормыш һәм хезмәт тәҗрибәсе җитәрлек була. Уйлаган – эшләгән. Танышларының теплицаларында була, эш тәртибе белән кызыксына, интернеттан үстерү технологиясен өйрәнә. Өч сотый җирдән башлый, аннан соң мәйданны алтыга җиткерә, ә хәзер аның теплицасы сигез сотыйны били.
Беренче карашка гына җиңед кебек - пленка капладың, мичкә ягып җибәрдең, үсентеләр утырттың да әзер кебек тоела. Чынлыкта теплица эше гадиләрдән түгел, күп игътибар, көч, белем, шулай ук чыгым таләп итә. Теплица ныклы полиэтилен пленка белән ябылган, көчле җил, боз яву яки яңгыр куркыныч түгел. Гыйнвардан сентябрьгә кадәр файдаланылганлыктан, материал туза. В.В.Рыбаков ел саен яңа каплау материалы, шулай ук орлык, махсус тара, тирес сатып ала. Утынны гына да 15 арбадан артыграк хәзерли. Моннан тыш, җир әзерләү – тирес кертү, казу, утырту, җыеп алу һәм башкалар күп көч таләп итә. Шул вакытта Владимир авылдашларын ярдәмгә чакыра.
Теплица тотучы гыйнварда помидор һәм кыяр утырта, бер айдан аларны аерым стаканнарга күчерә, җир җылынсын өчен бер үк вакытта мичкә яга. Март уртасында җылы туфракка үсентеләрне күчерә башлый. Быел яшелчәләрне 1500гә якын төп утырткан, 90 проценты помидор, калганы - кыяр. Язгы салкыннар вакытында тотрыклы температураны саклау өчен теплица мич белән җиһазланган. Хәтта мартта да кояшлы көннәрдә, тышта 10 градус җылы булганда, анда һава температурасы 30 градуска җитә.
Көн саен үсентеләрне игътибар һәм күңел биреп тәрбияләү һәм, барлыкка килгән авыруларны вакытында бетерү, уңайлы температура тоту Владимир Владимировичка апрель ахырында ук кыярның, июнь башында помидорның беренче уңышын җыеп алу мөмкинлеге бирә. Күп еллар экологик чиста продукцияне район үзәге магазиннарына тапшыра, ул аннан бакалыларның өстәленә килә.
В.В.Рыбаковның үрнәге кеше үз хезмәте белән куелган максатларга таба юлда югары нәтиҗәләргә ирешә алуына ышаныч бирә.
Илгиз ХӘЙДӘРОВ,
Дияш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы.
Читайте нас: