+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 апрель 2019, 12:57

Яшь армиячеләр сафларына керделәр

“Юнармия” хәрәкәтенең максаты - илнең оборонага сәләтлелеген ныгытуга юнәлтелгән балалар һәм яшьләр оешмаларының иске яхшы традицияләрен яңарту.Район Мәдәният сараенда мәктәп укучыларының яшь армиячеләр сафларына тантаналы керүе булды. Анда 5-10нчы сыйныфлар укучылары килде. Тантаналы чара Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы флагларын, “Юнармия” байрагын кертүдән башланды.

“Юнармия” хәрәкәтенең максаты - илнең оборонага сәләтлелеген ныгытуга юнәлтелгән балалар һәм яшьләр оешмаларының иске яхшы традицияләрен яңарту.
Район Мәдәният сараенда мәктәп укучыларының яшь армиячеләр сафларына тантаналы керүе булды. Анда 5-10нчы сыйныфлар укучылары килде. Тантаналы чара Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы флагларын, “Юнармия” байрагын кертүдән башланды.
Бакалы һәм Шаран районнары буенча хәрби комиссар К.А.Клюкин, район ветераннар советы рәисе урынбасары, запастагы подполковник А.Ә.Галәветдинов яшьләргә сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Яшь армиячеләр Ватанга тугрылыкка һәм барлык яшь армиячеләрнең тугандашлыгына, Русиянең патриотлары һәм лаеклы гражданнары булырга, яшь армияченең югары исемен намус һәм горурлык белән йөртергә тантаналы ант бирделәр. Малайлар һәм кызлар өчен бу - чын характер, кыюлык, максатка омтылучанлык, патриотизм һәм ихтыяр көче тәрбияләнелүче киләчәк мәктәбе.
Яшьләр сәясәте һәм спорт комитетының баш белгече З.С.Авдюшкина яшь армиячеләрне җылы котлады һәм егет һәм кызларның илебезнең лаеклы гражданнары, Ватаныбызның чын патриотлары булачагына ышаныч белдерде.
К.САБИРҖАНОВА,
“Юнармия” Бөтенрусия яшьләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе.
Читайте нас: