+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
12 апрель 2019, 13:03

Зур осталык белән, бер сулышта үтте

Авылларыбызда чын-чынлап талантлы кешеләрнең, туган җирендә яшәүче һәм эшләүче, ә буш вакытларында җырлаучы һәм биюче халык артистларының күп булуын раслап, районда “Син язмышым минем, Башкортстан!” фестивале дәвам итә.

Авылларыбызда чын-чынлап талантлы кешеләрнең, туган җирендә яшәүче һәм эшләүче, ә буш вакытларында җырлаучы һәм биюче халык артистларының күп булуын раслап, районда “Син язмышым минем, Башкортстан!” фестивале дәвам итә.
Район Мәдәният сараенда фестиваль кысаларында үткән чираттагы концертта Иске Корыч авыл Советы авыл биләмәсе солистлары һәм иҗади коллективлары чыгыш ясадылар. Үзешчән артистлар тамашачылар хөкеменә 27 бию һәм вокаль номер тәкъдим иттеләр, аларда 50дән артыграк кеше чыгыш ясады. Иске Корыч авыл мәдәният йорты, Балчыклы, Килкабыз, Камай һәм Гусево авыл клублары артистлары тәкъдим иткән һәр чыгышны тамашачылар җылы кабул итте.
Номерлар бер сюжетка оста үрелеп, шул ук вакытта жанрлар төрлелеге белән берсен-берсе тулыландырып барды. Туган җирне, ананы, республиканы, туган якны сөюгә багышланган җырлар һәм биюләр башкарылды. “Карусель” балалар хоры, җырчылар Дамир Гәрәев, Тәгъвилә Әминева, Анюта Матвеева, Айгөл Әхмәтова, Зөһрә Ахунова, Вәзимә Муллагалиева, Резеда Шәйгарданова, “Уралочка”, “Сандугач” хатын-кызлар вокаль, “Рябинушка” һәм “Пеледыш” фольклор ансамбльләре матур чыгышлары белән тамашачыларны әсир иттеләр. Килкабыздан ел саен үзләренең моңлы тавышлары белән шатландыручылар Гөлназ һәм Лилиана Янгироваларның чыгышын тамашачылар җылы кабул иттеләр. Вокалчылар төрле, хәтта иң катлаулы әсәрләрне дә башкара алуларын күрсәттеләр.
“Детство”, “Колокольчики”, “Звездочки”, “Чулпылар”, “Дуслык”, “Шатлык”, “Яшьлек” бию коллективлары бай программада үз осталыкларын күрсәттеләр. Алар татар, башкорт, мари биюләрен, шулай ук вальс һәм “Күгәрченнәр” биюен тәкъдим иттеләр. Камайдан Гүзәл һәм Илдар Мәрдановлар башкаруында шаян татар биюе, Аделина Рәхмәтуллина һәм Алиса Закированың кадриле – беркемне дә ваемсыз калдырмады.
Сәхнәдә мәдәният хезмәткәрләренең үзләрен дә күрү куанычлы. Мәсәлән, Иске Корыч авыл мәдәният йорты методисты Әлфия Исхакова бию һәм вокаль коллективларның художество җитәкчесе дә, берничә номерда да катнашты. Әлфия Гыйльмизакиров һәм Рәйсә Габдуллина, Гүзәл Садыйкова, Энҗе Муллагалиева мари һәм татар биюләрен талантлы башкардылар. “Дуслык” уен кораллары ансамбле башкарган халык көйләреннән попурри күңелебездә күп буыннар аша ата-бабаларыбыздан килгән бию теләге уяттылар.
Үзешчән сәнгать номерларының берсе башкорт шагыйре, язучы һәм драматург, Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең иҗатына багышланды, шушы елның көзендә республика аның 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. Иске Корыч мәктәбе укытучысы Нурия Сәлахова аның шигырьләренең берсен аһәңле сөйләде.
Концерт бер сулышта үтте. Җитди һәм шаян, лирик һәм дәртле номерлар - барысы да тамашачыларның көчле алкышларына күмелде. Зурларның һәм балаларның мондый чараларда актив катнашуы шатландыра, алар ел саен яхшы әзерлек дәрәҗәсе күрсәтәләр. Корычлыларның чыгышы турында бар яклап яхшы сүзләр генә ишетелде. Мәсәлән, бакалылар Валентина Павлова һәм Гөлсем Гафиуллина, алар фестивальнең бер генә концертын да калдырмыйлар, шундый чаралар үткәргән өчен мәдәният бүлегенә рәхмәт әйттеләр. “Халык телевизор буенча күрсәтелгән кире күренешләрдән арыды, ә концертларга килеп, уңай һәм яхшы кәеф ала. Барлык артистлар да булдыклылар, авылларда клубларның эшләве тоемлана, чөнки кыска гына вакытта яхшы концерт номеры әзерләп булмый. Сәхнәгә зурлар, аеруча ир-егетләр, күбрәк чыксыннар иде”.
Чынлап та, Иске Корыч авыл мәдәният йорты методисты Әлфия Исхакова, мәдәни ошетыручылар Олеся Исламова (Балчыклы), Лариса Иксанова (Килкабыз), Гомәр Гәрәев (Камай) һәм Анастасия Романова (Гусево) авылда мәдәни тормыш сүнмәсен өчен бар көчләрен салалар, кешеләргә шатлык китерүче һәм көндәлек проблемалардан аерылып торырга ярдәм итүче халык иҗатына карата сөю тәрбияләргә тырышалар.
Район Мәдәният сарае фойесендә декоратив-кулланма сәнгать изделиеләре, авыл биләмәсенең сәләтле һәм талантлы кешеләренең иҗади эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Әмма катнашучыларны һәм тамашачыларны, барыннан да элек, җылы очрашу, залдагы дустанә шартлар шатландыргандыр, мөгаен. Тамашачыларда бары яхшы тойгылар калды.
Эльвира ШӘЙХРАЗИЕВА.
Читайте нас: