+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
15 апрель 2019, 17:57

Чәчү чоры алдыннан конференция

Район хуҗалыкларының язгы басу эшләренә әзерлегенә багышланган традицион агрономик конференция шушы көннәрдә “Үмер” җәмгыятендә үтте. Анда район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, агросәнәгать комплексы хуҗалыклары, предприятиеләре, эре КФХлар җитәкчеләре, гыйльми учреждениеләр вәкилләре, хезмәтләндерүче предприятиеләр җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары катнаштылар.

Район хуҗалыкларының язгы басу эшләренә әзерлегенә багышланган традицион агрономик конференция шушы көннәрдә “Үмер” җәмгыятендә үтте. Анда район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, агросәнәгать комплексы хуҗалыклары, предприятиеләре, эре КФХлар җитәкчеләре, гыйльми учреждениеләр вәкилләре, хезмәтләндерүче предприятиеләр җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары катнаштылар.
Конференциянең практик өлеше хуҗалыкның ындыр табагында үтте. Район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы В.В.Ташев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
“Үмер” җәмгыяте директоры Г.П.Марков хуҗалык торышы белән таныштырды һәм язгы басу эшләрен үткәрүгә әзерлек турында сөйләде. Геннадий Павлович сөренте җирләрнең гомуми мәйданы 4 мең гектарга якын булуын билгеләде, аларның яртысын - бөртеклеләр, калган өлешен азык һәм техник культуралар били. Быел 200 гектарга горчица чәчүне планлаштыралар, орлыклар һәм ашламалар сатып алынган инде. Авыл хуҗалыгы культураларының шундый зур күләмен эшкәртү өчен хуҗалыкта кирәкле барлык техника бар. Агроконференциядә катнашучылар моңа чисталыктан балкып һәм яңа буяу исе аңкытып әзерлек сызыгында торган тракторларны һәм авыл хуҗалыгы агрегатларын караганда инандылар. Һәр агрегатны, һәр техниканы механизаторлар намус белән әзерләгәннәр һәм ремонтлаганнар. Моннан тыш, хуҗалыкта техник базаны яңарту өстендә эшлиләр - узган елда К-700, БДМ, чәчкеч, сиптергеч сатып алганнар, планда - яңа МТЗ-82 сатып алу.
- Уңайлы һава торышы шартларында 15-18 көндә чәчеп бетерергә ниятлибез, - дип белдерде Г.П.Марков.
Техника әзер, хуҗалыкның чәчү фонды да әзер. Моны орлыклар һәм минераль ашламалар сакланган ашлык складларын карап чыгу раслады. Быел хуҗалыкта орлыклык материалны яңарту өстендә тырышып эшләгәннәр: бодайның элиталы Архат, арпаның Саша, горчицаның Белая сортларын сатып алганнар. Шушы көннәрдә 350 гектарга чәчү өчен элиталы көнбагыш орлыгы кайтарачаклар. Быел буразнага ятачак чәчү материалының сыйфаты бик яхшы, бу булачак уңышның яртысы бар дигән сүз.
Киңәшмә барышында районның авыл хуҗалыгы кадрлары әзерләү үзәге - элекке һөнәри лицей, хәзер аграр-технологик колледж вәкилләре эшче куллар әзерләүдә авыл хуҗалыгы прдприятиеләре җитәкчеләрен хезмәттәшлеккә чакырып стенд презентацияләделәр. Колледж үз укучыларын практикага җибәрергә әзер, бу үзара отышлы - егетләр тәҗрибә туплыйлар, теоретик белемнәрен эштә ныгыталар, ә хуҗалыклар өстәмә эшче көч алачак.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең хезмәтне саклау буенча баш инженеры М.Ф.Латыйпов үз чыгышында язгы басу эшләрендә мәшгуль эшчәннәр өчен эш вакыты режимын, эшләп чыгару һәм хезмәткә түләү нормативларын раслап, хуҗалык буенча боерыкны вакытында булдыру кирәклеген әйтте. Расланган нормативларга ярашлы, медицина каравы үткәрүнең, хәвефсез хезмәт шартлары булдыруның, махсус кием бирүнең мәҗбүри булуына күрсәтте.
Конференциянең пленар өлеше авыл мәдәният йортында үтте. Чараны район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев ачты. Александр Георгиевич булачак уңышка нигез салынучы җаваплы чор җитүен билгеләде. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында туфрактагы дымны саклау һәм иртә тырмалатуны үткәрү бурычы тора. “Очкын”, “Нива” җәмгыятьләрендә бу эшләрне башладылар инде. Аннан соң мөмкин кадәр тизрәк, оптималь агротехник срокларда сабан ашлыгы һәм бөртекле-кузаклыларны чәчәргә, уҗым һәм сабан ашлык культураларын тәрбияләү, шулай ук үсемлекләрне саклау һәм пар җирләрен тәрбияләү буенча зур эш күләме үткәрергә кирәк. Чараларның бөтен циклы анык җайга салынган булырга тиеш. Хуҗалыклар җитәкчеләре барлык алдынгы технологик процессларга төшенергә һәм агротехник срокларның үтәлүен күзәтергә тиешләр, монда аларга һәрьяклы ярдәмне авыл хуҗалыгы белгечләре күрсәтәчәк.
Авыл хуҗалыгы идарәсенең баш агрономы А.Г.Федоров авыл хуҗалыгы культураларының яхшы уңышын алуга йогынты ясаучы төп факторларга тукталды.
Район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы В.В.Ташев язгы басу эшләрен оешкан төстә үткәрү буенча хуҗалыклар җитәкчеләре, белгечләре, агросәнәгать комплексын хезмәтләндерүче предприятиеләр җитәкчеләре алдында торган бурычлар турында сөйләде.
“Башкирский” агрохимия хезмәте үзәге ФДБУның агроэкологик мониторинг бүлеге начальнигы Т.Н.Иванованың чыгышы зур кызыксыну уятты. Ул авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр туфрагының уңдырышлылыгын мониторинглауны тормышка ашыручы учреждение эшчәнлеге белән таныштырды.
“Агрофедерация” җәмгыятенең баш агрономы А.Н.Зубиков кукуруз үстерү һәм аны силоска салу технологиясе турында сөйләде.
Конференциядә катнашучылар “Нива” җәмгыяте җитәкчесе В.П.Мартыновның язгы басу эшләренә әзерлеге турында чыгышын, шулай ук КФХ башлыгы В.И.Черновның майлы культуралар үстерү тәҗрибәсе белән уртаклашуын игътибар белән тыңладылар.
Хакимият башлыгы А.Г.Андреев агроконференциягә йомгак ясады. Семинарны яхшы оештырган өчен “Үмер” җәмгыяте коллективына рәхмәт әйтте, үмерлеләрнең алга таба да алдынгы позицияләрне тотачагына ышаныч белдерде. Шулай ук район игенчеләренең чәчү эшләрен кыска срокларда, матди ресурсларны, авыл хуҗалыгы техникасын, ягулык-майлау материалларын, орлыкларны, ашламаларны максималь туплап үткәрәчәкләренә ышаныч белдерде.
АСК системасында күпьеллык намуслы хезмәте һәм 60 яше тулу уңаеннан П.М.Кириллов - район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсе Мактау грамотасы, “Боҗыр” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе И.Ф.Алчинов Русия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән тантаналы шартларда бүләкләнделәр.
Эльвира Шәйхразиева.
Читайте нас: