+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 апрель 2019, 11:56

Аналог тапшыруыннан – санлыга

Русия телевидениесе 2019 елдан аналог тапшыруыннан санлыга күчә. Әгәр сез 2013 елдан соң чыккан заманча телевизор карыйсыз икән, яисә кабельлегә, юлдаш яки IP телевидениесенә тоташтырылгансыз икән, ул чагында бу үзгәрешләр сезгә кагылмый. Шулай да сезнең телевизор 2013 елга кадәр иске үрнәктә чыгарылган булып һәм сигналны бүлмә (тышкы) антеннасыннан тота икән, ул вакытта санлы телевидение программасын карау өчен яңа антенна һәм приставка сатып алырга кирәк булачак.
Санлы эфир телевидениесе – бөтен дөньяда аналог телевизион тапшыруга алмашка килүче телевидение үсешенең яңа этабы. Аналог телевидениесе рәсем һәм тавыш сыйфатында санлыдан күпкә калыша һәм шул ук вакытта зур ешлык ресурсы таләп итә. Шуңа күрә “аналогны” алга таба үстерү техник һәм икътисади яктан максатка ярашлы түгел. “Аналог” “санлы” тарафыннан тулысынча бетерелгәнчегә кадәр акрынлап кысрыкланачак. Санлы эфир сигналын торак пунктның ераклыгына һәм зурлыгына бәйсез рәвештә карап була. Шул ук вакытта, кабельле һәм юлдаш челтәрләре операторларыннан файдаланучылардан аермалы буларак, санлы эфир телевидениесе тамашачылары телевизор караган өчен абонент түләве түләмиләр.
Читайте нас: