+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 апрель 2019, 11:35

Авыллар ямьләнә

Районда торак пунктларны экологик сәламәтләндерү һәм төзекләндерү буенча айлык дәвам итә. Узган җомгада һәм шимбәдә хезмәт коллективлары әгъзалары, эшкуарлар, шәхси йортларда яшәүчеләр кабат шимбә өмәсенә чыктылар. Бу тапкырында нигездә буяу, агарту, шулай ук агачларны кисү, аларны корыган ботаклардан арындыру эшләре башкарылды. Гомуми тырышлыкның нәтиҗәсе күренеп тора - район авыллары чистарды, матурланды.
Әмма район үзәгендә тулган чүп контейнерлары күңелсез күренеш булдыра. Хәтерегезгә төшерәбез, экологик айлык, күмәк төзекләндерү чорында каты коммуналь калдыкларны шәхси автотранспорт белән Бакалы авылы полигонына илтү рөхсәт ителә. Чүп илткәндә санитария-гигиена таләпләрен күзәтергә, ягъни аны япма белән капларга кирәк.
Читайте нас: