+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
16 апрель 2019, 11:47

“Әниләр талантларын ачалар”

“Башкортостан” телерадиокомпаниясе Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән берлектә бөтен республикада һәвәскәр рәссам хатын-кызлар өчен уникаль күргәзмә үткәрә.

“Башкортостан” телерадиокомпаниясе Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы белән берлектә бөтен республикада һәвәскәр рәссам хатын-кызлар өчен уникаль күргәзмә үткәрә.
Катнашуга балалары туу белән тормышлары үзгәргән, яңа тойгылары рәсемдә чагылган бөтен республикадан һәвәскәр әниләр чакырыла.
Төбәк җитәкчесенең тормыш иптәше Каринэ Хәбирова күргәзмәнең инициаторы булды. Әни булгач, ул үзе дә рәсем ясау белән мавыга һәм күп фикердәшләр таба.
“Әниләр талантларын ачалар” күргәзмәсен махсус белеме булмаган хатын-кызларның рәсем ясау сәләтен тормышка ашыру, шулай ук яңа талантларын ачыклау мөмкинлеген бирә. Картинаны акварель, гуашь, пастель, балавызлы акбур, төсле һәм гади кара каләмнәр белән ясарга мөмкин. Картинаның зурлыгы һәм тематикасы әһәмиятле түгел.
Катнашу өчен семьярб.рф сайтына керегез, кагыйдәләр белән танышыгыз, анкета тутырыгыз һәм электрон хатка үз эшләрегезнең фоторәсемнәрен беркетегез. Боларның барысын [email protected] почтасына җибәрергә яки барлык мәгълүматны Бакалы авылы, Ленин урамы, 112/1 адресы буенча «Гаилә» үзәгенә илтеп тапшырырга була. Җентекле мәгълүмат өчен тел. 3-11-61. Заявкалар 25 апрельгә кадәр кабул ителә.
Читайте нас: