+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
18 апрель 2019, 18:50

Чүп-чар һәм үлән яндырмагыз!

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактикалау эше буенча идарәсенең Дүртөйле районара бүлеге Башкортстан Республикасы территориясендә чүп-чар, үсемлек калдыклары, камыл яндыру белән бәйле килеп чыккан янгыннар саны кискен артуы турында белдерә.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсенең Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактикалау эше буенча идарәсенең Дүртөйле районара бүлеге Башкортстан Республикасы территориясендә чүп-чар, үсемлек калдыклары, камыл яндыру белән бәйле килеп чыккан янгыннар саны кискен артуы турында белдерә. Тәүлек әйләнәсенә дистәләгән шундый очрак теркәлә. Бу ситуация озакка сузылган май бәйрәмнәре чорында, кешеләр урманга ял итәргә барганда һәм корылмалар янында чүп-чар яндырып территорияләрне җыештырганда шактый катлаулана.
Русия Федерациясендә Янгынга каршы режим кагыйдәләре таләпләренә ярашлы, биләмәләр территорияләрендә биналарны, корылмаларны җиһаз, тара өю, транспорт туктату һәм биналар, корылмалар төзү, учак һәм калдыклар, тара яндыру өчен куллану тыела.
Калдыкларны һәм тараны объектлардан 50 метрдан да якынрак урында яндырырга ярамый.
Коры үләнне, камылны авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге һәм запастагы җирләрдә яндыру, басуларда учак ягу тыела.
Автомобиль юллары буенда корыган үсемлек калдыклары яндыру, учак ягу, коры-сары, кискәннән калган агач ботаклары яндыру, шулай ук корыган агачлар һәм куаклар калдыру тыела.
Кар эреп, яңгырлы тотрыклы көзге һава торышы урнашканчы яки кар катламы ятканчы урман белән янәшә урнашкан территорияләрдән файдаланучы һәм (яки) аларның хуҗалары булып торучы юридик берәмлекләр, крестьян (фермерлык) хуҗалыклары, җәмәгать берләшмәләре, шәхси эшкуарлар, вазыйфалы кешеләр аны коры үләннән, камылдан, коры-сарыдан, чүп-чардан һәм янып китү ихтималы булган материаллардан урманнан кимендә 10 метр киңлектәге полоса итеп чистартуны тәэмин итәләр яки урманны кимендә 0,5 метр киңлектәге минераллаштырылган полоса яки башка янгынга каршы барьер белән аералар.
Торак пунктларда урнашкан җир участоклары хуҗалары һәм арендаторлары чүп-чарны даими җыештырырга һәм андагы үләнне чабып торырга тиешләр.
Бу таләпләрне үтәмәгән өчен гражданнарга – 2 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазыйфалы кешеләргә – 6 меңнән 15 мең сумга кадәр, юридик берәмлекләргә 150 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф салу рәвешендә административ җаваплылык каралган.
Артур ГАЛИН,
янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы.
Читайте нас: