+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 апрель 2019, 11:49

Башкортстан - дуслык иле, һәр милләт аның гөле

Иске Костей һәм Мостафа авыл Советлары авыл биләмәләре коллективлары “Син язмышым минем, Башкортстан!” халык иҗаты фестивале кысаларында авыл халкына күңелле концерт бүләк иттеләр.

Иске Костей һәм Мостафа авыл Советлары авыл биләмәләре коллективлары “Син язмышым минем, Башкортстан!” халык иҗаты фестивале кысаларында авыл халкына күңелле концерт бүләк иттеләр.
Район Мәдәният сарае фойесендә халык осталарының кул эшләре күргәзмәсе күзләрне шатландырды. Казанчы авылыннан Ульяна Әхиярова һәм Мостафадан Наил Насыйров үз иҗатларын тәкъдим иттеләр.
Концерт программасын Иске Костей авыл биләмәсе иҗади коллективларында катнашучылар ачты. Сөйкемле алып баручы Анастасия Карманова тамашачыларны Фәүзия Рәхимголованың Туган ил турында шигыреннән өзек белән сәламләде. Теманы “Звездочки” вокаль ансамблендә яшь катнашучылар дәвам итте, алар Русия һәм Башкортстанның бердәмлеге турында җыр башкардылар. Республикабызның төп байлыгы - күпмилләтле һәм тупланган халкы. Бу фикер искекостейлыларның һәм казанчылыларның бөтен программа дәвамында кызыл җеп булып үтте. Чагу сәнгать номерлары берсен-берсе алмаштырдылар.
Анастасия Карманова һәм яшь артист Диана Гудошникова вокаль номерлар күрсәттеләр. Екатерина Егорова тарафыннан башкарылган “Деревенька моя старая” җыры күпләрне ташландык авылларның язмышы турында уйланырга мәҗбүр итте. Виктор Локтев хәстәрлеккә һәм игътибарга мохтаҗ якын кешеләр турында күңел түренә үтеп кергән җыры белән тамашачыларны шатландырды. Любовь Воронцова һәм Светлана Денисова башкаруындагы дуэт, Казанчы авыл клубы триосы, Иске Костейдан “Россияночка” (Ольга Шабалина) һәм Казанчы “Русская душа” фольклор коллективлары, “Звездочки” балалар вокаль ансамбле башкарган җырлар моңлы яңгырады.
“Успех” балалар һәм “Глория” хатын-кызлар (художество җитәкчесе Светлана Денисова) коллективларының дәртле биюләре, Екатерина Воронцованың нәфис башкаруындагы башкорт биюе тамашачыларның алкышлавына лаек булдылар.
Радмир Шокуров һәм Сергей Рукавишников башкаруындагы “Коленка” күренеше тамашачыларны ваемсыз калдырмады. Концерт “Живи, страна!” җыры (Ольга Попова) белән тәмамланды, анда илебезнең тормышчан көченә һәм иртәгәсе көненә ныклы ышаныч яңгырады.
Концертның икенче өлешендә тамашачылар Мостафа авыл Советы авыл биләмәсенең үзешчән сәнгать коллективларының иҗат дөньясына чумдылар. Чыгыш “Яшьлек” коллективы (художество җитәкчесе Р.Зиннәтуллина) башкаруындагы “Бәйрәм” башкорт биюеннән башланды. Чагу милли костюмнар номерга чагулык һәм ямь өстәде.
Мостафа биләмәсендә яшәүчеләрнең бай рухи дөньясы вокаль номерларны оста башкаруларында чагылды. Җырчылар Флүр Сибәгатуллин, Әнүзә Тимергалиева, Гөлфирә Шәрипова, Равилә Әхмәтгалиева, Лилия Гафарова, Альберт Латыйпов, Нурия Сөләйманова, Рөстәм Хисамов кече туган илгә карата сөю турында җырладылар. “Былбыл” татар фольклор ансамбле (җитәкчесе А.Халикова, Р.Зиннәтуллина), “Умырзая” хатын-кызлар вокаль ансамбле концерт программасын баеттылар. “Моң” ир-егетләр вокаль ансамбле туган авыл турында җыр белән бик яхшы чыгыш ясады, тамашачылар залының көчле алкышларына күмелделәр.
“Яшьлек” һәм “Кыңгыраулар” бию коллективлары башкаруында башкорт һәм татар композицияләре тамашачылар залындагы беркемне дә ваемсыз калдырмады. Тугыз кешедән торган “Тылсым” баянчылар ансамбле татар моңнарына попуррины виртуозларча башкардылар (художество җитәкчесе В.Шәйдуллина).
Хатын-кызларның “Умырзая” вокаль ансамбле башкаруындагы чәчкәләр дөньясы турында җыр йомгаклау номеры булды. Чынлап та, Башкортстан – чәчкә атучы төбәк. Һәм бүген, бөтен дөнья катлаулы үсеш этабы кичергәндә, безнең республика ның үсеше тотрыклы һәм халыклары дуслыгы ныклы булып кала. “Хәтта иң зур юл да кечкенә адымнан башлана” – диләр халыкта. Районыбызның һәм республиканың уңыш һәм тотрыклылык юлы фестиваль кебек зур булмаган адымнардан башлансын һәм тыныч зур юл булып дәвам итсен.
Гөлназ ГАЛИЕВА,
җәмәгать хәбәрчесе.
Читайте нас: