+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 апрель 2019, 11:07

Өч яңа проект авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм эшкәртү белән бәйле

Район хакимиятендә үткән чираттагы “инвестиция сәгате”, икенче төрле итеп аны “эшкуар сәгате” дип әйтергә мөмкин, барлык җыелучыларны аралашуның бу формасы файдалы һәм нәтиҗәле булуына кабат инандырды. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә һәм эшкәртүгә кыю керешкән булдыклы кешеләр белән сөйләшү эшлекле, конструктив килеп чыкты.

Район хакимиятендә үткән чираттагы “инвестиция сәгате”, икенче төрле итеп аны “эшкуар сәгате” дип әйтергә мөмкин, барлык җыелучыларны аралашуның бу формасы файдалы һәм нәтиҗәле булуына кабат инандырды. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә һәм эшкәртүгә кыю керешкән булдыклы кешеләр белән сөйләшү эшлекле, конструктив килеп чыкты.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев, аның урынбасарлары һәм бүлек начальниклары, тиешле хезмәтләр җитәкчеләре карауга кертелгән өч проектны җентекле тикшерделәр. Беренчесе - аның инициаторы булып КФХ башлыгы ШЭ Зибаев Андрей Георгиевич чыгыш ясады - Урманай авыл Советы авыл биләмәсе территориясендәге Коновалов КФХсының элекке басуларында үсемлекчелекне үстерүгә юнәлтелгән. Эшкуарның 684 га авыл хуҗалыгы җирләре бар, май бирүче культуралар үстерүне, биш эш урыны булдыруны, җирләрне 2 мең гектарга кадәр җиткерүне планлаштыра. Авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуда дәүләт ярдәменә исәп тота.
Икенче проект КФХ башлыгы, Чакмагыш районында яшәүче шәхси эшкуар Нурисламов Ильвир Тәлгатовичныкы, ул мөгезле эре терлекләрнең баш санын, авыл хуҗалыгы җирләрен арттыруны һәм Бакалы районында КФХ ачуны күзаллый. Бүгенге көндә Нурисламовның Иске Корыч авыл биләмәсе территориясендә, Балчыклыда, гомуми мәйданы 2 мең кв.метрлы ике склады һәм ремонт мастерское бар. Планда - мөгезле эре терлекләр асрау өчен склад бинасын үзгәртеп кору. Авыл хуҗалыгы техникасы бар. Иске Корыч авыл биләмәсе территориясендә 200 гектар авыл хуҗалыгы җирләре, шулай ук 5400 мең сумга 50 баш токымлы таналар сатып алу өчен Бакалы авылы “Россельхозбанк”ы аша льготалы кредит алуда ярдәм таләп ителә.
Өченче проект инициа-торларының да авыл хуҗалыгы продукциясен хәзерләү, саклау, эшкәртү, транспортировкалау һәм күмәртәләп-ваклап сату буенча табыш китерүче авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы булдыру белән бәйле яхшы идеяләре бар. Инициативалы төркем вәкиле Тангаев Виталий Григорьевич проектның максатын әйтеп ишеттерде - урындагы чимал нигезендә колбаса һәм ит деликатесларын икътисади нәтиҗәле җитештерү, базарны экологик чиста продукция белән баету һәм билгеле бер вакыттан соң 12ләп эш урыны булдыру. Оештырылучы кооператив әгъзаларының уйлаган планнарын тормышка ашыру өчен 4594 га мәйданлы җир участогы, 1213 шартлы баш маллары, производствоны урнаштыру өчен арендага алынган биналары бар. Алар колбаса һәм ит продукциясе җитештерү буенча бер сменага 300 килограммга кадәр куәтле җиһаз сатып алырга һәм монтажларга ниятлиләр. Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын үстерүгә республика бюджетыннан грант бирү буенча конкурслы сайлап алуда катнашу өчен ярдәм таләп итә.
Проектларның барлык инициаторлары өстәмә эш урыннары булдырырга һәм шулай районыбыз бюджетын тулыландырырга ниятлиләр.
Район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев үз урынбасарлары һәм бүлек начальниклары алдына мавыктыргыч ниятләрне һәм тәкъдимнәрне эшкә җибәрүдә конкрет ярдәм күрсәтү бурычын куйды.
Бәлки авылда продукция җитештерү белән бәйле үз эшен ачарга уйлаган башка кешеләр дә районда күптер. Төрле тәкъдимнәр башка «эшкуарлык сәгате»ндә кызыксынып каралачак. Иң мөһиме - үзең, башланган эшнең уңышына ышанырга һәм кыенлыклардан курыкмаска кирәк. Район хакимиятендә бизнес белән шөгыльләнергә теләүчеләрнең барысына ярдәм итәчәкләр.
Валентина ШАКИРОВА.
Читайте нас: