-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 апрель 2019, 13:34

Кабат «чүп реформасы» турында

М.Горький урамы уртасында контейнерлар юк, алар бары тик урам ахырында, посадка янына гына урнаштырылган. Биредә күбесенчә пенсионерлар яши, чүп салынган авыр капчыклар белән посадкага кадәр бару кыен. Ә аларны илтергә һәркемнең дә транспорты юк. Чүп җыю буенча “Коммунхоз” МУП белән яңадан килешү төзергә ярамасмы икән? Реформа нормаль эшләп киткәнче, вакытлыча булса да?
Валентина МАЛОВА, Бакалы авылы.
Сезнең сорауга Бакалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы И.Н.Миронов җавап бирә.
- М.Горький урамында яшәүчеләр чүпне элекке “Красная звезда” колхозы янындагы Комаров урамындагы (М.Горький урамы башында) һәм урам ахырындагы контейнерларга илтә алалар. Бүгенге көндә Бакалы авылының шәхси секторында 26 майданчыкта 75 контейнер урнаштырылды, район үзәгендә тагын 80 контейнер урнаштырырга кирәк. Апрель ахырына кадәр контейнерларның яңа партиясе кайтарылырга тиеш, шул чагында без каты коммуналь калдыклар өчен өстәмә урыннар җиһазлый алачакбыз. Контейнерларны беркемгә дә комачаулык итмәгән җирләргә: урап үтү юллары буена, тыкрыкларга һәм кешеләр өчен уңайлы урыннарга куярга тырыштык. Контейнерларны урнаштыру урыннары гражданнар җыеннарында билгеләнде.
Кызганычка каршы, чүпне “Коммунхоз” җыйган элекке системага кире кайту мөмкин түгел.
Читайте нас: