+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
19 апрель 2019, 11:10

Тәгаенләнү

Башкортстан Республикасы комиссарының 2019 елның 9 апрелендәге боерыгы белән Бакалы һәм Шаран районнарының хәрби комиссары итеп Илдар Илдусович Мостаев билгеләнде.
И.И.Мостаев – запастагы подполковник. 1968 елда Чишмә поселогында туган. 1989 елда Ырынбур югары зенит-ракета команда училищесын тәмамлаган. Зенит-ракета батареясе расчеты начальнигыннан алып Алкино-2 поселогындагы зенит-техник ракета базасы командирына кадәр вазыйфаларда хезмәт итә. Соңгы елларда Башкортстан Республикасы хәрби комиссариаты идарәсендә эшләгән.
Өйләнгән, ике баласы бар.
Читайте нас: