+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 апрель 2019, 17:54

Алимент түләмәгәндә

2018 елда районның суд приставлары тарафыннан РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 5.35.1нче статьясы буенча административ хокук бозулар турында - 45, РФ Җинаять кодексының 157нче статьясы буенча 22 җинаять эше кузгатылды. Әлеге хокук бозулар алимент түләүдән тайпылган гражданнарга кагыла.

2018 елда районның суд приставлары тарафыннан РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 5.35.1нче статьясы буенча административ хокук бозулар турында - 45, РФ Җинаять кодексының 157нче статьясы буенча 22 җинаять эше кузгатылды. Әлеге хокук бозулар алимент түләүдән тайпылган гражданнарга кагыла.
Белешмә: РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 5.35.1нче статьясы җитди сәбәптән башка балигъ булмаган яки эшкә сәләтсез балаларны тәрбияләүгә алимент түләмәгән өчен административ җаваплылыкка тарттыруны күз уңында тота. Моның өчен әти-әнинең берсе җәмәгать урыннарында 150 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр башкарырга яки 10-15 тәүлеккә административ арестка алынырга тиеш.
Мисалга, алимент буенча 200 мең сумнан күбрәк бирәчәге булган гр. С.га карата суд приставы РФ Административ хокук бозулар турында протокол төзеде. Эш материалларын карап, суд гражданинга 40 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Хәзерге вакытта ир авыл биләмәсе хакимияте карамагында төзекләндерү буенча төрле эшләр башкара.
Районның суд приставлары бүлегенең алдан тикшерүчесе тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 157нче статьясы буенча 22 җинаять эше кузгатылды.
Белешмә: РФ Җинаятьләр кодексының “Балаларны яки эшкә сәләтсез әти-әнине карауга средстволар түләмәгән өчен” 157нче статьясы бер елга кадәр холык төзәтү эшләренә, яисә шул ук срокка мәҗбүри эшләргә җәлеп итүне, яисә өч айга кадәр срокка арестны, яисә бер елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.
Бүлек суд приставының мәҗбүриләп үтәтү чараларын нәтиҗәле куллануы ярдәмендә 152 үтәтү эше төгәлләнде, алимент түләүләре буенча 2 млн сумнан күбрәк акча юллап алынды.
2018 елның 12 аенда үтәтү эше турында законнарны бозган һәм суд приставының законлы эшчәнлегенә каршылык булдырган өчен алимент буенча 42 бурычлы кеше РФ Административ хокук бозулар турында кодексының 17.14нче статьясының 1нче бүлеге, 17.8нче статьясы буенча административ җаваплылыкка тарттырылды.
О.ДАНИЛОВ,
районның суд приставлары бүлеге начальнигы.
Фото: yandex.ru
Читайте нас: