+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 апрель 2019, 17:44

Гаебен таныды

Бакалы районы буенча 1нче суд участогының мировой судьясы Токберды авылында яшәүче 25 яшьлек хатынга карата хөкем карары чыгарды.

Бакалы районы буенча 1нче суд участогының мировой судьясы Токберды авылында яшәүче 25 яшьлек хатынга карата хөкем карары чыгарды.
Гражданка Т. РФ Җинаятьләр кодексының 156нчы стаьясында күз уңында тотылган җинаятьне кылуда (балигъ булмаган баланы тәрбияләү буенча бурычларны үтәмәү) гаепләнә.
Суд 2018-2019 еллар чорында җинаять эше фигурантының, кечкенә яшьтәге балалары белән яшәп, аларның физик үсеше һәм сәламәтлек торышы турында хәстәрлек күрмәвен, балаларның азыкка һәм медицина каравына ихтыяҗларын кайгыртмавын ачыклады. Аның хокукка каршы килүче гамәлләре нәтиҗәсендә бер яшьлек кызында тән авырлыгының шактый зур дефициты барлыкка килгән.
Прокурор тикшерүе материаллары җинаять эше кузгату өчен нигез булды. Хөкем ителүче тулысынча гаебен таныды һәм гамәлләре өчен үкенде. Суд аңа биш мең сум штраф билгеләде.
А.АБСАТАРОВ,
район прокуроры,
юстициянең кече советнигы.
Читайте нас: