+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 апрель 2019, 14:19

Контроль-касса техникасы куллану турында

Контроль-касса техникасын (ККТ) куллануның яңа тәртибенә күчү реформасы башланганнан алып ике елдан артыграк вакыт үтте.

Контроль-касса техникасын (ККТ) куллануның яңа тәртибенә күчү реформасы башланганнан алып ике елдан артыграк вакыт үтте.
Җәмәгать туклануында һәм ваклап сатуда мәшгуль һәм ялланып эшләүчеләре булган ЕНВД һәм патент түләүчеләр 2018 елның 1 июленнән онлайн-касса кертергә тиеш иделәр. Әмма кайбер хуҗалык итүче субъектлар, закон таләпләрен санга сукмыйча, касса аппаратлары урнаштырмадылар. Шушы закон бозучыларга карата тикшерү үткәрелә.
Мәсәлән, Русия Федераль салым хезмәтенең БР буенча 27нче районара инспекциясе хокук бозучыларга карата 87 административ эш кузгатты һәм административ хокук бозуга китергән сәбәпләрне һәм шартларны бетерү буенча 87 күрсәтмә төзелде. Агымдагы елның ике аенда 45 хокук бозучыга карата административ хокук бозу турында протокол төзелде. Реформа контроль-касса техникасын куллану һәм теркәү тәртибенә генә үзгәрешләр кертеп калмады. РФның Административ хокук бозулар турында кодексына үзгәрешләр кертелү белән, касса аппаратлары куллануда хокук бозулар өчен каралган җәзалар исемлеге киңәйтелде.
Хәзер ККТ кулланмаган өчен (салым түләүче кассаны теркәргә тиеш булып, аннан башка эшләгәндә) административ штраф күләме ККТ кулланмыйча ясалган исәп-хисап күләменә бәйле һәм шәхси эшкуарлар өчен – 10 мең сумнан, оешмалар өчен 30 мең сумнан ким була алмый.
Салым инспекциясе хокук бозуны ачыклаганнан соң салым түләүче кассадан башка эшләвен дәвам итсә һәм кереме 1 млн сумга җитсә, җитәкчегә 1-2 ел дәвамында вазыйфа биләү тыелачак, ә шәхси эшкуарның яки оешманың эшчәнлеге 90 тәүлеккә кадәр туктатылып торылачак. Касса чегы бирмәгән өчен вазыйфалы кешеләргә – 2 мең сум күләмендә; юридик берәмлекләргә кисәтү яки 10 мең сум күләмендә штраф каралган.
Санкцияләрдән сакланып калу өчен ЕНВД түләүчеләргә хәзердән үк касса аппараты һәм җәмәгать туклануында ваклап сату белән шөгыльләнүчеләргә һәм ялланып эшләүчеләре булмаганнарга, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүчеләргә патент сатып алу турында уйланырга вакыт, чөнки агымдагы елның 1 июленнән ККТ куллана башлаячаклар.
Р.БЕКШЕНЕВА, Русия Федераль салым хезмәтенең БР буенча 27нче районара инспекциясе начальнигы.
Читайте нас: