Күпчелек экспертларның бәяләве буенча, илдә законсыз әйләнештә килеп чыгышы билгесез, чәчү сыйфаты шикле, кондициясез орлыклар бар. Һәм шушы сәбәп буенча илебез орлыкчылыгы азык-төлек иминлеге өчен югары хәвеф тудырган зона булып исәпләнелә.
“Россельхознадзор”ның БР буенча идарәсе ел саен үткәргән мониторинг авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең билгеле бер өлешенең орлыкларны саклау кагыйдәләрен күзәтмәвен һәм сортларын һәм чәчү сыйфатларын раслаучы документлары булмаган орлыклар куллануын күрсәтә. Кайбер КФХ җитәкчеләре “Орлыкчылык турында” Федераль закон таләпләрен белмиләр. Аларның фикере буенча, иң мөһиме – орлыклар булу. Ә бит орлык сыйфатларының төп күрсәткечләрен белеп, аларны чәчү нормасын көйләп, уңыш бирәчәк үсемлекләрнең оптималь санын исәпләргә мөмкин.
Орлыклар җитмәү ихтималы булып, аларны башка субъектлардан кайтарганда кайбер моментларга игътибар бирергә кирәк. Авыл хуҗалыгы җирләрендә чәчү өчен кулланылучы орлыкларның сортын һәм чәчү сыйфатларын раслаучы документлары булырга тиеш. “Орлыкчылык турында” Закондагы үзгәрешләргә ярашлы, әлеге вакытта орлыклар партияләренең тәңгәл килүен раслау бары тик гариза бирүченең инициативасы буенча гариза бирүчеләр һәм сертификалаштыру органнары арасындагы килешү мөнәсәбәтләрен гражданлык-хокукый көйләү кысаларында тормышка ашырыла. Ягъни үзенең орлыкларын ирекле сертификатлаштыру процедурасы аша раслаганда, алар сорт сертификаты һәм тәңгәл килү сертификаты белән тәэмин ителгән булырга тиешләр. Башка очракларда сорт Дәүләт реестрына кертелгән, апробация акты, сынау протоколы булган орлык партияләрен сату рөхсәт ителә. Орлыкларның сорт һәм чәчү сыйфатлары авыл хуҗалыгы үсемлекләре орлыкчылыгы өлкәсендә норматив документлар таләпләренә туры килергә тиеш.
Э.БИКТИМЕРОВ, “Россельхознадзор”ның