+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
22 апрель 2019, 16:33

«Җәрәхәтләнүләрсез» программасы

Эш урыннарында хезмәткәрләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү, производствода бәхетсезлек очракларына юл куймау, җитештерү җиһазларының һәм процессларының хезмәтне саклау, сәнәгать һәм янгын хәвефсезлеге буенча дәүләт нормативы таләпләренә туры килүен тәэмин итү максатларында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республиканың өчьяклы комиссиясе карары белән республиканың барлык оешмаларында һәм предприятиеләрендә «Җәрәхәтләнүләрсез» программасы кертергә тәкъдим ителде.

Эш урыннарында хезмәткәрләрнең хәвефсезлеген тәэмин итү, производствода бәхетсезлек очракларына юл куймау, җитештерү җиһазларының һәм процессларының хезмәтне саклау, сәнәгать һәм янгын хәвефсезлеге буенча дәүләт нормативы таләпләренә туры килүен тәэмин итү максатларында Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча республиканың өчьяклы комиссиясе карары белән республиканың барлык оешмаларында һәм предприятиеләрендә «Җәрәхәтләнүләрсез» программасы кертергә тәкъдим ителде.
Программаны төзегәндә хезмәт эшчәнлеге процессында хезмәткәрләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклап калуга, производствода бәхетсезлек очраклары килеп чыгу хәвефен киметүгә юнәлтелгән гомуми оештыру-техник чараларны билгеләргә кирәк.
Программаның төп юнәлешләре:
хезмәткәрнең гомеренең һәм сәламәтлегенең өстенлекле булуы;
җитәкчеләрнең һәм һәр хезмәткәрнең хәвефсезлек һәм хезмәтне саклау буенча мәҗбүри таләпләрнең үтәлүе өчен җаваплылыгы;
хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча хезмәткәрләрне даими укыту һәм аларга мәгълүмат биреп тору;
производствода бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль страховкалау средстволары исәбенә хезмәткәрләрнең производствода җәрәхәтләнү очракларын һәм һөнәри авыруларны киметү буенча кисәтү чараларын өлешләтә финанслау механизмын куллану;
хезмәтне саклау таләпләренә ярашлы хезмәткәрләрне санитар-көнкүреш һәм дәвалау-профилактикалау хезмәтләндерүне үстерү;
сертификатланган махсус өс һәм аяк киеме, башка индивидуаль саклану средстволары, зарарлы һәм (яки) хәвефле хезмәт шартлары булган эшләрдә мәшгуль, шулай ук аерым температура шартларында яки пычрану белән бәйле шартларда хезмәткәрләргә билгеләнгән нормаларга ярашлы юыну һәм зарарсызландыру средстволар сатып алу һәм бирү;
хезмәтне саклау көннәре, хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча киңәшмәләр, семинарлар һәм башка чаралар үткәрү;
эшләрне башкаруның хәвефсез алымнарына өйрәтү, хезмәтне саклау буенча инструктаж үткәрү, эш урынында стажировка һәм хезмәтне саклау таләпләрен белүне тикшерү;
эшкә кабул иткәндә һәм хезмәт эшчәнлеге дәвамында даими рәвештә хезмәткәрләргә мәҗбүри медицина караулары үткәрү;
зарарлы һәм (яки) хәвефле хезмәт шартлары булган эшләрдә мәшгуль хезмәткәрләргә сөт һәм башка шундый азык продуктлары, дәвалау-профилактикалау туклану продуктлары сатып алу һәм тарату;
хәвефсез эш урыннары булдыру һәм (яки) хәвефле хезмәт шартлары булган эш урыннары санын киметү, аларны бетерү максатларында производствога камилрәк булган технологияләр, яңа җиһазлар, производство процессларын автоматлаштыру һәм механикалаштыру чараларын кертү;
хезмәтне саклау буенча берлектәге комитетларның (комиссияләр), һөнәри берлек яки хезмәт коллективының хезмәтне саклау буенча вәкаләтле кешеләренең эшен тәэмин итү аша хезмәт шартларын яхшырту һәм хезмәт коллективлары әгъзалары хезмәтенең яклануына контрольлек итү мәсьәләләрендә хезмәттәшлеккә җәлеп итү.
“Җәрәхәтләнүләрсез” программасы чараларын үтәү педприятиеләрдә һәм оешмаларда бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри хәвефне мөмкин кадәр киметергә ярдәмләшәчәк дип ышанабыз.
Т.РОГАЛЕВА, Көнбатыш районара халыкны яклау үзәге ДКУның Бакалы районы буенча бүлегенең
хезмәт буенча белгече.
Читайте нас: