+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 апрель 2019, 14:07

Бизнеска ярдәмгә

Властьның һәм бизнесның ачык очрашуы район хакимияте хезмәткәрләре эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әйләнде.

Властьның һәм бизнесның ачык очрашуы район хакимияте хезмәткәрләре эшчәнлегенең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының тотрыклы һәм динамикалы үсешенә булышлык итү максатларында атна саен пәнҗешәмбедә бизнес субъектлары проблемаларын һәм алга таба үсеш перспективаларын тикшерү оештырылды. Үткән атналарда 10 проект каралды, аларның кайберләрен тормышка ашыру барышында инициаторлар билгеле бер авырлыклар белән очрашалар, бу – туры килгән бина сайлау, җир участогы бүлү, дәүләт программаларында катнашу өчен документлар рәсмиләштерү һәм башкалар. Шуңа күрә 18 апрельдәге киңәшмәне элекке “инвестиция сәгатьләрендә” куелган мәсьәләләрне һәм бурычларны тикшерүгә багышладылар.
“Безнең өчен каралган проектлар саны түгел, аларның сыйфатлы тормышка ашырылуы мөһим. Нәтиҗә өчен эшләү – эшкуарлар белән эшебезнең төп принцибы”, - дип йомгаклады очрашуны район хакимияте башлыгы А.Г.Андреев.
Район территориясендә бизнес алып барырга теләгән барлык эшкуарлар чираттагы “Эшкуарлык сәгате”ндә катнаша алалар.
Миләүшә РИЯНОВА,
мәгълүмат-аналитика эше секторы мөдире.
Читайте нас: