+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 апрель 2019, 13:52

Чәчү эшләре башланды

Район хуҗалыклары өчен җаваплы язгы басу эшләре чоры җитте. Безнең алда аларны оешкан төстә һәм оптималь агротехник срокларда үткәрү бурычы тора.

Район хуҗалыклары өчен җаваплы язгы басу эшләре чоры җитте. Безнең алда аларны оешкан төстә һәм оптималь агротехник срокларда үткәрү бурычы тора.
Беренчеләр булып сабан ашлык культураларын чәчүгә «Нива», «Агро-Ресурс», «Мирзаит» җәмгыятьләре, В.И.Чернов КФХсы, В.Р.Закиров КФХсы чыкты.
22 апрельгә 1 мең гектардан күбрәк мәйданга чәчелде. Бу, нигездә, горчица, вика, ногыт, көнбагыш, арпа культуралары.
В.И.Чернов КФХсында, “Агро-Ресурс”, “Үмер”, “Нива” җәмгыятьләрендә туңга сөрелгән җирләрне тырмалатуны төгәлләделәр инде. “Мирзаит”, «Очкын» җәмгыятьләре, “Учтым”, “Якты чишмә”, “Боҗыр” кооперативлары эшчәннәре алардан калышмыйлар. 22 апрельгә район буенча 22,5 меңнән күбрәк гектарда дым каплатылды, 6 мең гектардан күбрәк мәйданда күпьеллык үләннәр тырмалатылды.
Районның барлык хуҗалыклары орлыклар агулауга керештеләр. Чәчү өчен алар кирәк кадәр күләмдә - 6064 тонна бар. Аграрийлар тарафыннан сорт яңарту һәм сорт алмаштыру алып барыла. Авыл хуҗалыгы культураларының РФ дәүләт реестрына кертелгән һәм безнең республикада һәм Урал төбәгендә куллануга рөхсәт ителгән сортларның 322 тонна элиталы орлыгы сатып алынды. Бу юнәлештә эшләр дәвам итә.
Минераль ашламалар һәм үсемлекләрне саклау средстволары сатып алына. Район буенча физик авырлыкта 900 тонна минераль ашламалар сатып алынды. Быел комплекслы сыек ашламаларны зур күләмдә файдалану планлаштырылды. Әмма гумусны яңартуда уңай йогынты ясау буенча алдынгылыкны органик ашламалар, шулай ук сидератлар тота. Соңгыларын куллану минераль ашламаларга караганда дүрт тапкырга арзанракка чыга, туфракта 150дән 300 килограммга кадәр туклыклы элемент туплана.
Чәчү кампаниясе аграрийлардан эшләрне кыска срокларда үткәрүне таләп итә. Иртә сабан ашлыгы культураларын 7-8 эш көнендә, гомумән сабан ашлыгын 16-18 көндә чәчәргә кирәк булачак. Чәчүнең оешкан төстә һәм оптималь срокларда үтәчәгенә ышанасы килә.
Алексей Федоров,
авыл хуҗалыгы идарәсенең
баш агрономы.
Читайте нас: