+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
23 апрель 2019, 13:56

Гаилә иминлегенә старт

Район хакимиятендә “Башкортстан Республикасында авыл хуҗа-лыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын көйләү” дәүләт программасының “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” подпрограммасын тормышка ашыру кысаларында торак сертификатлары тапшырылды. Программаны тормышка ашыруның төп максаты - авылда яшь кадрларны ныгыту һәм аларга яшәү өчен район территориясендә уңайлы шартлар булдыру.

Быел 17 гаилә гомуми суммасы 17 млн сумнан күбрәккә 750 мең сумнан 1,2 млн сумга кадәр номиналлы сертификатлар алдылар. Алар арасында – яшь гаиләләр һәм агросәнәгать комплексында, мәгарифтә һәм сәламәтлек саклауда эшләүчеләр. Алар – төрле, әмма районда бик кирәкле һөнәр кешеләре: тракторчы, кошчылык фермасы операторы, балалар бакчасы тәрбиячесе, шәфкать туташы, укытучы, фельдшер, бухгалтер.
Район үзәк дәваханә-сенең шәфкать туташы Е.М.Хәмәтҗанова барлык катнашучылардан рәхмәт сүзләре әйтте. “Торак төзүгә сертификатлар алуыбызга бик шатбыз. Яшь гаиләләргә торак төзү өчен мондый ярдәм күрсәтелү яхшы. Район җитәкчелегенә зур рәхмәт сүзләре әйтәсе килә”.
“Гражданнар” категориясе буенча - 5 (күп балалы ике гаилә), “яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр” категориясе буенча 12 гаилә (күп балалы дүрт гаилә) сертификат алды. Социаль түләү алган барысы шәхси йорт төзү юлы белән үз торак шартларын яхшыртырга теләк белдерделәр.
Программа гамәлдә булган чорда барысы 68 бакалылы гаиләсе йорт төзи һәм торак шартларын яхшырта алды (шул исәптән 3 яшь гаилә бала туганда өстәмә социаль түләү алды). Шушы программа буенча исемлектә тагын 133 гаилә чиратта тора.
Алла ИСАЕВА,
район хакимияте төзелеш бүлегенең баш белгече.
Читайте нас: