+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 апрель 2019, 13:24

Гусеволылар «Безнең авыл» проектында

Күптән түгел безнең Иске Гусево авылында гражданнар җыены узды, анда без 2018 елда республикада “Безнең авыл” проекты старт алуын белдек. Ул урындагы бюджет, халык һәм иганәчеләр көчләре һәм средстволары нигезендә урындагы әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән.

Авылда яшәүчеләр беренче чиратта хәл итәргә теләгән актуаль проблеманы үзләре тикшерәләр. Искегусеволылар бу турыда белеп, анда актив катнашырга карар иттеләр. Башта авылның берничә проблемасы күтәрелде. Халык арасында үткәрелгән сораштыру күрсәтүенчә, иң зурысы – урамнарның тиешенчә яктыртылмавы. Хәзерге вакытта 297 кеше яшәгән авыл урамнарында 10 фонарь яна, бу җитәрлек түгел. Иртә таңнан кешеләр - эшкә, балалар автобус тукталышына бара, әти-әниләр сабыйларын балалар бакчасына илтә. Һәр ихатада диярлек авыл кешеләре мал-туар – мөгезле эре терлекләр, сарыклар, шулай ук тавыклар, казлар асрый. Авылда өч КФХ бар. Мәктәп, балалар бакчасы, почта, китапханә, авыл клубы, медпункт һәм ике магазин эшли. Гусеволылар туган авылларын яраталар, аның чәчкә атуын һәм иминлеген телиләр.
Проектта катнашып, күтәрелгән проблеманы гына түгел, авылны дулкынландырган башка мәсьәләләрне дә хәл итәчәгебезгә ышанам.
Артур ИСАЕВ. Иске Гусево авылы.
Читайте нас: