+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 апрель 2019, 12:25

Мостай Кәримнең 100 еллыгына

Район Мәдәният сараеның концерт залында Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим тууның 100 еллыгына багышланган һәм аның иҗади мирасын популярлаштыруга, үсеп килүче буынның иҗади активлыгын хуплауга, китап укуга кызыксынуны арттыруга һәм республика әдәбиятының иң яхшы үрнәкләрен пропагандалауга юнәлтелгән шигырь сөйләүчеләрнең III район конкурсы үтте.
Конкурста төрле яшьтәге шигырь сөйләүчеләр катнашты. Аларның чыгышын компетентлы жюри бәяләде. Бәяләү критерийлары: текстны белү, сәнгатьле сөйләү, тойгыларны тапшыру һәм дикция.
Шагыйрьнең “Өченче көн тоташ кар ява”, “Россиян мин” һәм башка шигырьләре, “Озын-озак балачак” повестеннан өзек, “Каен яфрагы турында” һәм башка әсәрләре яңгырады. Катнашучылар авторның барлык хисләрен тапшыра алдылар.
Конкурс номинацияләр буенча бәяләнде, төрле яшь категориясендә Т.И.Галиуллина, А.Габдуллин, С.Тимашев җиңде.
С.Б.Гыйлемҗанова язучының тормышы һәм иҗаты буенча кызыклы викторина үткәрде. Район Мәдәният сарае артистлары музыкаль номерлар бүләк иттеләр.
Чара җылы шартларда үтте, кешеләрне «олысыннан алып кечесенә кадәр» берләштерде. Мостай Кәрим үзеннән соң кабатланмас мирас, рухи байлык калдырды, киләчәк буыннар өчен ул һәрвакыт рухлану чыганагы булып хезмәт итәчәк.
Ольга ЖЕЛЕЗКОВА,
район Мәдәният сарае методисты.
Читайте нас: