+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 апрель 2019, 13:16

Сәнгать мәктәбе яхшы кәеф бүләк итте

“Син язмышым минем, Башкортстан!” район конкурсы фестивале кысаларында Балалар сәнгать мәктәбе преподавательләре һәм тәрбияләнүчеләре тамашачыларга музыка тыңлап хозурлану мөмкинлеге бүләк иттеләр. 27 номердан торган зур концертка мәктәп тулысынча җәлеп ителде, барысы 150дән артык укучы катнашты. Мәдәният сарае фойесендә шулай ук бәйрәм атмосферасы хакимлек итте, художество бүлеге җитәкчеләре тарафыннан традицион рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.

“Син язмышым минем, Башкортстан!” район конкурсы фестивале кысаларында Балалар сәнгать мәктәбе преподавательләре һәм тәрбияләнүчеләре тамашачыларга музыка тыңлап хозурлану мөмкинлеге бүләк иттеләр. 27 номердан торган зур концертка мәктәп тулысынча җәлеп ителде, барысы 150дән артык укучы катнашты. Мәдәният сарае фойесендә шулай ук бәйрәм атмосферасы хакимлек итте, художество бүлеге җитәкчеләре тарафыннан традицион рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
Концертны яшь йолдызчыклар Аделина Хәбибуллина һәм Разалина Әхмәтшина ачты, алар башкаруында “Антрэ” бию коллективының хореографик постановкасы белән “Башкортстан-илгенәм” җыры яңгырады.
Концертны тынлы уен кораллары бүлегенең флейта классы буенча укучысы, күптән түгел “Башкортостан” дәүләт концерт залы сәхнәсендә үткән “Без канатлар җәябез” уникаль проектында катнашучы Айзат Сәхипгәрәев дәвам итте. 15 яшь талант исәбендә Айзат БР милли симфоник оркестры озатуында һөнәрмәнд музыкантлар белән бер сәхнәдә чыгыш ясады, безнең районны танытты (преподаватель Э.В.Сафиуллина).
Зур һөнәрмәндләр Н.А.Фирстова һәм С.И.Авдюшкина җитәкчелегендәге «Антре» хореографик коллективы тамашачыларга үзләренең дәртле, чагу биюләрен бүләк иттеләр.
Яшь музыкантлар Д.Урусова, Э.Алтынбаева, Ю.Такашова, Ю.Соколова фортепианода уйнау осталыкларын күрсәттеләр (В.Скарякина, О.Е.Әхмәтова).
А.И.Добрина җитәкчелегендә өч сентизаторда Р.Мөслехова, А.Митрофанов, И.Дәүләтшин башкаруында Н.Даутовның “Ялгызлык” серле әсәре яңгырады.
Баянчылар ансамбле - А.Сөләйманов, В.Данилов, Р.Сираҗетдинова һәм С.Рыцева (художество җитәкчесе З.Ф.Вәлиуллина), гитарачылар Ю.Логачёва, Б.Шокурова, Д.Павлов (С.С.Вәлиева) чыгышлары белән шатландырдылар һәм тамашачыларга җылылык һәм шатлык атмосферасы бүләк иттеләр.
Ялгыз җырчылар һәм хор бүлекләрендә тәрбияләнүчеләр беркемне дә ваемсыз калдырмадылар. “Задияки” вокаль ансамбле преподаватель Э.Ф.Канзафарова белән “Если музыка звучит” җырын башкарды. А.Б.Сафина һәм концертмейстер В.И.Скарякина җитәкчелегендәге «Жемчужные капельки» кече хор башкаруында «Ехала деревня» җыры күңелле һәм дәртле яңгырады. А.Г.Фәттахова, концертмейстер О.Е.Әхмәтова җитәкчелегендә “Живая музыка” үрнәкле хоры һөнәрмәндләрчә чыгыш ясады.
Һәркем яраткан Аделия Латыйпова - халыкара, Бөтенрусия, республика конкурслары лауреаты, художество җитәкчесе Э.Ф.Канзафарова концертмейстер Г.Р.Фәхретдинова белән бергә тамашачыларга “Вольный ветер” опереттасыннан “Пепита җыры”н бүләк итеп, көчле алкышларга лаек булдылар.
Программаның финалы чагу һәм дулкынландыргыч булды. Хор бүлеге преподавательләре тарафыннан Балалар сәнгать мәктәбенең 80 тәрбияләнүчесеннән торган хор тупланган. Аның башкаруында “Башкортостан – мой край родной!” әсәре яңгырады (дирижёр А.Г.Фәттахова).
Концерт бер тын алуда үтте. Рәхмәтле тамашачылар, талантлы башкаручыларның чагу һәм күңелле музыкаль номерлары белән тәэссоратланып, җавап итеп аларга көчле алкышлар бүләк иттеләр. Кичәне хор һәм соло бүлекләре преподавательләре - сөйкемле Алла Сафина һәм шушы юллар авторы Эльза Канзафарова алып бардылар.
Эльза КАНЗАФАРОВА,
Балалар сәнгать мәктәбе
преподавателе.
Читайте нас: