+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 апрель 2019, 13:07

Туганлык җепләре өзелмәсен

И туган ил, туган җир,
Бабаларым торган җир.
Кошлар оя корган җир,
Тозлы тирем аккан җир,
Шигырьләрем шыткан җир. (М.Нәзиров)
Күркәм ике тау итәгендә бөдрәләнеп үскән каеннар, таллар арасында матур гына бер авыл - Таллы-Сыза урнашкан. Менә шушы авылга минем әбиләрем, буын-ыруларым килеп тоташа да инде.
Таллы-Сыза авылы Бакалы районының көньягына карап, күрше Татарстан Республикасы белән чикләнә. Авылның уртасыннан салмак кына бер бәләкәч елга агып ята. Ә инде тып-тын гына аккан Ык елгасын кемнәр генә белмидер! Ул елга ике республиканы тоташтыручы да, дуслаштыручы да булып тора. Юкка гына безнең якның табигатен Швейцария табигатенә тиңләмиләрдер, мөгаен.
Югарыдан карасаң, күркәм тау битендә урнашкан авыл өйләре матурлыклары белән үзләренә җәлеп итеп, ә каеннар, миләшләр, шомыртлар безне сәламләп каршы алып торалар. Шул вакытта Г.Тукай язган шигырь юллары искә төшә:
Урманында кып-кызыл 
кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы,
һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Табигатьнең матурлыгына сокланып, балачаклар искә төшә дә шул. Бала – гаиләнең көзгесе, ата-ананың гаиләдәге чагылышы. Гаиләнең торышы нинди булса, бала шулай тәрбияләнә, - дип әйткән бөек педагог Сухомлинский. Чыннан да, шулайдыр. Гаиләдә әни кеше эшче генә түгел, ул бөек Ана-педагог та! Ә ана теле моңлы да, көчле дә, ягымлы да бит ул. Ана - кешелек тормышын дәвам иттерүче дә, иртәгәсе өчен кайгыртучы да булып тора.
Әти-әниләр безгә шундый тәрбия биргәннәр: “Кош оясын туздырмагыз, агач ботагын сындырмагыз», - дип һәрвакыт әйтә торганнар иде. Ата-ананың бу сүзләрендә нинди гадилек, сафлык, назлылык чагылган!
Күркәм табигатьле Таллы-Сыза авылында Мәлләфә белән Хаҗи Әһлетдиновларның 3 балалары үсә. Ә аларның балалык вакыты авыр чорга туры килә:
“Без алай түгел идек,
Без болай түгел идек тә.
Их, чабата-чабата,
Чабата тиз атлата”, - дип һәм җырлар җырлап, шул чабата саткан акчага тальян гармун алырга хыялланып йөрүче малайлар булып үсәләр. Аларның зур уллары Фәйзулла, икенчесе Әскадулла абыйлар, ә кызлары Мөдәгарәфә апа иделәр. Еллар үтә, балалар үсеп җитәләр. Нәрсә эшлисең, кәһәрле сугыш еллары башлана.
Безнең абыйлар да читтә торып калмыйлар, сугыш аларга да кагыла. Фәйзулла абый 1936-1938 елларда Совет Армиясендә хезмәт итеп, Япония сугышында катнаша. Ә инде 1941 елның җәендә Бөек Ватан сугышы башлангач, агалы-энеле Фәйзулла абый белән Әскадулла абыйга сугышка икесенә дә китәргә туры килә. Илне саклап, бик күп каты сугышларда – Сталинград янында, Курск дугасын азат итүдә катнашырга туры килә. Фәйзулла абый автоматчы, взвод командиры була. Днепр елгасын кичеп, каты сугышларда кан коеп, алышларда күрсәткән батырлыклары өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1943 елның 23 октябрендә Фәйзулла Хаҗи улы Әһлетдиновка бик зур награда – Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан кайткач, ул Югары партия мәктәбен тәмамлый. Туймазы шәһәрендә КПСС райкомының икенче секретаре вазыйфасында эшли. Сугыш ветераны Ленин ордены, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. Хаклы ялга киткәнче, Туймазы шәһәрендә яши һәм эшли. Ә инде сугыш яралары үзенекен итә, аңа озак яшәргә насыйп булмый, 1988 елда бакыйлыкка күчә һәм Туймазы шәһәрендә җирләнә.
Хәтеребездә калу буенча, ул туган ягын онытмады, сагынып гел кайтып торды. Нинди авырлыклар булса да, безгә ярдәм кулы сузды. Туган ягына кайткач, безгә килеп, нинди каты сугышларда булганын, ничек Герой исеме алуы турында бәйнә-бәйнә сөйли иде. Дистә еллар үтсә дә, сугышта катнашучылар, геройлар, безне шушы бәхетле тормышта яшәтүче кешеләр булып истә калдылар һәм безнең йөрәкләрдә сакланалар.
Хәзерге көндә балалары, туганнары туган нигезләрен онытмыйлар, сагынып кайтып, карап торалар. Туган нигезгә багышлап шигырь юллары искә төшә:
Бу дөньяда әти-әни булмаса да,
Тарта нигез.
Туган илкәй, аунап үскән җиркәй,
Нинди матур, нинди ямьле син!
Хәзерге көндә, абыйның Герой исемен мәңгеләштереп, район үзәгендәге урамнарның берсенә Фәйзулла Әһлетдинов исеме бирелде. Ә район Мәдәният сараена керсәң, башка Советлар Союзы Геройларының фотосурәтләре арасында безнең абыйның портреты беренче урында тора.
2018 елда Таллы-Сыза авылында бик матур урында Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышлап тактаташ ачылды. Без, аның туганнары, нәсел-ыруыбызда шундый абруйлы абыебыз булу белән чиксез горурланабыз!
Дөньяның тынычлыгын теләп, кадерен белеп, үзебезнең нәсел-ыруыбызны онытмыйча, кайларда гына яшәсәк тә, очрашып-күрешеп торуыбызны телибез. Исәннәрнең кадерен белеп, мәрхүмнәрнең каберен белеп яшәү һәм аларны искә алып, кадерләп торып, алар җирләнгән урынга чәчкәләр салу – безнең бурычыбыздыр.
Нурия ХАҖИЕВА.
Бакалы авылы.
Читайте нас: