+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
24 апрель 2019, 12:21

Уфа нефть университетыннан Рәхмәт хаты килде

Бакалыдагы 1нче мәктәпкә кергәндә сезнең игътибарны Н.И.Пироговның “Мәктәп сан белән түгел, ә укучыларының даны белән данлана” дигән сүзләре җәлеп итә. Күпьеллык тарихында биредән танылган һәм хөрмәтле кешеләрнең зур плеядасы чыкты.

Бакалыдагы 1нче мәктәпкә кергәндә сезнең игътибарны Н.И.Пироговның “Мәктәп сан белән түгел, ә укучыларының даны белән данлана” дигән сүзләре җәлеп итә. Күпьеллык тарихында биредән танылган һәм хөрмәтле кешеләрнең зур плеядасы чыкты.
Мәктәпнең төп эш нәтиҗәсе – аны тәмамлаучылар. Яшь буынга мораль нормаларны һәм төп кыйммәтләрне өйрәтү, укытучыларга ышанычны кайтару белем бирү учреждениесенең бурычы булып тора. Аны тәмамлаучылар бүген - белем бирүдә төп экспертлар. Алар югары уку йортларына, хезмәт базарына эләгәләр һәм вакыт таләпләре белән очрашалар. Мәктәптә алынган белемнең яшь кешегә креатив һәм тәнкыйтьчел фикер йөртү, дөньяны актив һәм максатка ярашлы танып-белү, кеше һәм җәмгыять өчен фәннең, хезмәтнең һәм иҗатның әһәмиятен аңлау мөмкинлеген бирүе мөһим.
Күп еллар коллективны җитәкләгән мәктәп директоры Т.Ә.Фәрвәҗев исеменә гыйнвар аенда ук Уфа дәүләт нефть-техник университеты ректоры Р.Н.Бәхтизин имзасы белән рәхмәт хаты килгән иде. Менә ул нәрсәләр язган:
Хөрмәтле Таһир Әнисович!
Русиянең терәк вузы – Уфа дәүләт нефть-техник университеты коллективы һәм шәхсән үз исемемнән Сезгә һәм Сезнең белем бирү оешмасына 2018 елда УДНТУга кергән укучыларны югары дәрәҗәдә әзерләгән өчен ихлас рәхмәт белдерәм!
Педагогларның һөнәрмәндлеге һәм компетентлыгы, администрациянең көйле эше, әти-әниләр белән сизгер хезмәттәшлек үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүдә зур өлеш керткән һәм, һичшиксез, аларның Уфа дәүләт нефть-техник университетына укырга уңышлы керү нигезе булды. УДНТУ, Русиянең терәк вузы буларак, яшьләрне һөнәри әзерләүгә, аның гражданлык позициясен тәрбияләүгә зур игътибар бүлә. Сезнең мәктәпне тәмамлаучыларның УДНТУда уңышлы укыячагына һәм киң белем алачакларына, үз потенциалларын тулы күләмдә тормышка ашырачакларына һәм югары квалификацияле һәм конкурентлыкка сәләтле белгечләр булачакларына ышанам.
Сезгә, педагогик составка һәм барлык иҗади коллективка уңышлар, оптимизм, сәламәтлек, үсеш, зирәк һәм кызыксынучан укучылар телим!
Рамил БӘХТИЗИН, ректор.
УДНТУның беренче курсында укучыларны исемләп әйтәсе килә. Болар - Карина Логачева, Регина Хуҗина, Данил Заманов, Илнар Нәбиев, Айрат Шәймөхәммәтов, Альбина Вәлиева, Лиана Яковлева. Алар мәктәптә белем алу вакытында укуда, спортта билгеле бер үрләргә ирештеләр, олимпиадаларда һәм конкурсларда катнаштылар, җиңүле һәм призлы урыннар яуладылар, мәктәпнең һәм районның бер генә чарасы да алардан башка үтмәде. Безнең мәктәпне тәмамлаучылар - мәктәпнең горурлыгы.
Татьяна ВАСИЛЬЕВА,
рус теле һәм әдәбияты
укытучысы.
Читайте нас: