+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 апрель 2019, 19:03

Бәйрәмнәрнең иң олысы

Олы көн бәйрәме яки Пасха - христианнарның иң борынгы бәйрәме, гыйбадәт елының төп бәйрәме якынлаша.

Олы көн бәйрәме яки Пасха - христианнарның иң борынгы бәйрәме, гыйбадәт елының төп бәйрәме якынлаша.
«Пасха» сүзе безгә грек теленнән килгән һәм «күчү», «арыну» дигәнне аңлата.
Пасхада Яңа Тәуратта Матфей, Марк, Лука һәм Иоанн тарафыннан язылган вакыйгалар телгә алына. «Страстная седмица» җомгасында җәзалаулардан соң Коткаручыны Иерусалим янындагы Голгофа тавында тәрегә кагалар. Бу урынга кадәр тәрене ул үзе күтәреп бара. Сәхәбәләре аны кыядагы мәгарәдә җирлиләр һәм керү юлын таш белән каплап куялар.
Атнаның беренче көнендә иртән-иртүк Аллаһыга тугры калган укучылары җәзалап үтерелгән Христосның тәнен юып, исле майлар сөртергә дип, мәгарәгә киләләр. Аларга Фәрештә килеп, Коткаручының терелүе турында хәбәр итә. Шушы вакыйгалар хөрмәтенә диндарлар Пасхада бер-берсен: «Христос үлеп терелде!» - «Чынлап та үлеп терелде!» дип сәламлиләр. Бу көн – Олы көн дип атала.
Олы көн яки Пасха бәйрәме язгы көн-төн тигезләнүгә, һавадагы айның торышына карап, һәр елны төрлечә – 4 апрельдән 8 май араларындагы атна көнгә туры килә. Христиан дөньясында Христос терелеп тору көне бик зурлап уздырыла. Православие дине өйрәтүе буенча, Иисус үз ирке белән үзенә газап һәм җәфалы үлем алып, шуның белән кешеләрнең языкларын үзе йолып ала. Олы көнгә каршы төн - үзенчәлекле, серле, язгы төннәрнең берсе. Ул төнне берәү дә йокламаска тиеш, чөнки бу төнне бәхет өләшәләр, ә йокласаң, өлешсез каласың, дигән сүз.
Дияш авылының “Преображение Господня” храмында “Пасхальная полунощница” хезмәте 23 сәгатьтә башлана. Аннан соң 24 сәгатьтә Пасха гыйбадәте чаң тавышыннан һәм храм тирәли “крестный ход”тан башланып китә. Төнге һәм Илаһи литургия тантаналылык, яшәүнең үлемне җиңүе шатлыгы белән сугарылган.
Ураза тота алмаган булсагыз, ”Страстная седмица” гыйбадәтендә катнаша алмасагыз һәм хәтта соңгы тапкыркайчан ярлыкау соравыгызны оныткан булсагыз да, сезгә дә Христосның үлеп терелүе шатлыгы киләчәк. Христосның яратуы һәр кеше өчен, барыбызга тигез бүленгән.
Пасха бәйрәмендә иң мөһиме – шатлану, рухи куану. Бу көнне кешеләр Иисус Христос ярдәмендә мәңгелек тормышка өмет алганнар. Шуңа күрә йөрәкләрегезгә шатлык, ярату кертегез, якыннарыгызны “Христос үлеп терелде!” дип каршы алыгыз һәм җавап итеп аларның: “Чынлап та үлеп терелде!” диюләрен ишетерсез.
Валентина ӘМИРОВА.
Читайте нас: