+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 апрель 2019, 19:01

СНИЛС бирү формасы үзгәрде

2019 елның 1 апреленнән «Мәҗбүри пенсия страховкалавы системасында шәхси исәп турында» Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде.Бу датадан страховкаланган кешеләргә теркәлгәндә Пенсия фондында мәҗбүри пенсия страховкалавы таныклыгы - СНИЛС алырга кирәк булмаячак.

2019 елның 1 апреленнән «Мәҗбүри пенсия страховкалавы системасында шәхси исәп турында» Федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде.
Бу датадан страховкаланган кешеләргә теркәлгәндә Пенсия фондында мәҗбүри пенсия страховкалавы таныклыгы - СНИЛС алырга кирәк булмаячак.
«Яшел карточка» урынына (аны Русия Пенсия фондына шәхсән мөрәҗәгать иткәндә генә алып була иде) теркәлүне раслаучы документ, шул исәптән электрон документ формасында, кертелә. Бу документны Русия Пенсия фондының клиентлар хезмәтенә, күпфункцияле үзәккә тиешле гариза тапшырып алып була.
Гражданин страховкалау таныклыгын югалтканда, аның дубликаты артыннан Пенсия фондына шәхсән килү мәҗбүри түгел, кирәкле мәгълүматны Русия Пенсия фонды сайтында онлайн-режимда «Гражданинның шәхси кабинеты» аша алырга мөмкин. Бу документны эшкә урнашканда «яшел карточка» урынына тапшырып була. Русия Пенсия фонды идарәсе әгъзасы, Башкортстан Республикасы буенча бүлекчә идарәчесе Фоат Хантимеров сүзләре буенча, алдан бирелгән таныклыклар шулай ук гамәлдә кала, аларны алыштырырга кирәкми, страховкаланган кешенең пенсиягә хокукларын формалаштыруга закон йогынты ясамый.
Русия Пенсия фондының
Башкортстан Республикасы буенча бүлекчәсенең матбугат хезмәте.
Читайте нас: