+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 апрель 2019, 19:13

Төзәлмәс яра

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында зур һәлакәт була – дүртенче энергоблок җимерелә. Бу коточкыч фаҗига күп бәлаләр китерә.

1986 елның 26 апрелендә Чернобыль АЭСында зур һәлакәт була – дүртенче энергоблок җимерелә. Бу коточкыч фаҗига күп бәлаләр китерә.
Электростанциядә шартлау булганнан соң беренче көннәрдән үк авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә бөтен ил катнаша. Анда боерык буенча гына түгел, үз теләкләре, намус һәм йөрәк кушуы буенча да баралар. Элекке Советлар Союзының миллион гражданнарны арасында һәлакәт нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә бакалылар да катнаша. Бүгенге көндә районда 11 чернобыльче яши, алар - бакалылар Александр Зорин, Рафаил Хөсәенов, Сәет Суфиев, Физаел Миңлегалиев, Сергей Пудов, Федор Санников, Сергей Суханов, Иске Катайдан Дәүзәт Гыйлаҗев, Яңа Илектән Вячеслав Филиппов, Килкабыздан Фирдәвис Шәйдуллин, Тактагулдан Халит Зиннәтуллин. Безнең якташларыбызның берсе - Мостафа авылында туып-үскән Фәндәс Миңлегалиев Алабуга шәһәрендә яши, шәһәрнең “Чернобыль берлеге” оешмасы рәисе. Фәндәс Газизҗанович Чернобыльдә беренче ливидаторлар исәбендә 1986 елда була, радиацияле зонада механик-водитель булып эшли.
Алар һәрберсе хәвефле зонада атналар һәм айлар дәвамында авыр эш башкарган, һәрберсенең йөрәгендә тормышларын үзгәрткән вакыт турында хатирәләр яши. Кызганычка каршы, узган елда Килейдән Владимир Огородников, Гусеводан Иван Алешин арабыздан киттеләр. Бу истәлекле көнне барлык чернобыльчеләр исеменнән аларның гаиләләренең югалту кайгысын уртаклашам. Без аларның героизмы, кыюлыгы, үз-үзләрен корбан итүләре алдында башыбызны иябез.
Югары һөнәрмәндлек, хезмәт һәм гражданлык бурычын намуслы үтәгән, дөньяны авариянең коточкыч нәтиҗәләреннән саклап калган барысына рәхмәт белдерәбез.
Сергей Иванович Пудов – Чернобыль АЭСында һәлакәт нәтиҗәләрен ликвидацияләү эшендә катнашучыларның берсе. Хәрби җыеннарга җибәрү өчен хәрби комиссариатка медицина каравы үтәргә чакырып повестка килгәндә, аңа 33 яшь була. Ул вакытта җыеннарны еш үткәрәләр, шуңа күрә Уфа шәһәренең җыелу пунктыннан аны Чернобыльгә җибәрерләр дип башына да килми. Башта Ырынбур өлкәсендәге хәрби частьта укуларда була, аннан соң Житомир өлкәсенә һәм аннан һәлакәт зонасына җибәрелә. 1989 елның алты аен ул атом реакторы һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләү буенча эшләрдә катнаша. Сергей Иванович дозиметрист булып эшли, махсус прибор белән зонада эшләү вакытында ликвидаторлар, техника алган нурланыш дозасын үлчәп тора. Якташыбыз, Туган ил өчен сәламәтлеген һәм тормышын кызганмыйча һәм хәрби бурыч үтәү үрнәге күрсәтеп, куелган бурычларны намус белән үтәде, эшкә бөтен көчен багышлады, рух ныклыгын раслады.
Чернобыльдән С.И.Пудов туган райпо коллективына кайта. Башта автолавка шоферы, аннан соң 10 ел хәзерләүләр конторасында склад мөдире булып эшли. Лаеклы ялга Сергей Иванович ПМК-20дән китә. Кайда гына хезмәт куйса да, “чернобыльче” инициативалы һәм эш сөючәнлеге белән аерылып тора, техникага сакчыл карау үрнәге күрсәтә, коллективта абруй яулый.
Сергей Иванович яхшы гаилә башлыгы, тормыш иптәше Римма Васильевна белән кызлары Елена һәм Иринаны тәрбияләп үстергәннәр, хәзер өч оныкларының уңышларына шатланалар.
Аңа һәм Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашучыларның барысына ныклы сәламәтлек, иминлек, тыныч күк йөзе телим.
Дәүзәт Гыйлаҗев, “Инвалид-чернобыльчеләр союзы” җәмәгать оешмасы рәисе.
Читайте нас: