+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 апрель 2019, 19:16

Табиблар волейбол уйный

Без табибларны һәм шәфкать туташларын ак халатларда күрергә күнеккәнбез. Ә күптән түгел алар “Олимп” физкультура-сәламәтләндерү комплексының спорт залына җыелып, анда оешмалар, учреждениеләр һәм шәхси эшкуарлар арасында кышкы спартакиада исәбенә волейбол буенча ярышларда катнаштылар.

Район үзәк дәваханәсе командасы составында табиб-педиатр Ф.Ф.Габдрә-химов, кардиолог Л.И.Имам-разиева, шәфкать туташы Н.В.Алексеева, регистратор Г.Г.Олейник, шоферлар И.И.Сәетов, О.П.Иванов һәм команда капитаны - дәваханәнең баш табибы Р.Р.Гәрәев чыгыш ясадылар. Һәр уен дулкынландыргыч булды, төгәл һәм көчле подача биреп, төрле алымнар кулланып, уенчылар хаталар җибәрмәскә тырыштылар. Команданың барлык әгъзалары яхшы физик формада, көч сынашырга әзер кешеләр. Киеренке көрәш йомгаклары буенча команда почетлы өченче урынны яулады.
Читайте нас: