+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
25 апрель 2019, 18:38

Талпан нәрсә белән куркыныч?

Талпаннар кечкенә булганлыктан, гадәттә аларны кан белән туенганчыга кадәр күреп алу кыен. Әмма ул вакытта инде соң була. Кеше тәненә эләккәч, талпан шунда ук тирегә кадалмый, ә иң иң юка тән тиресе булган йомшак урыннарны эзләп озак кына үрмәләп йөри.

Талпаннар кечкенә булганлыктан, гадәттә аларны кан белән туенганчыга кадәр күреп алу кыен. Әмма ул вакытта инде соң була. Кеше тәненә эләккәч, талпан шунда ук тирегә кадалмый, ә иң иң юка тән тиресе булган йомшак урыннарны эзләп озак кына үрмәләп йөри.
Эчкән каннан алар өч-дүрт тапкырга зураялар, шуннан соң гына килеп төшәләр. Талпанның тешләве түгел, төрле хайванның канын эчеп, һәр хайваннан микроб җыюлары белән куркыныч. Аннан соң ул микроблар аларның корбанының канына керә.
Урман талпаны иң таралганы. Ул талпан энцефалитын - үзәк нерв системасының катлаулы авыруын таратучы. Шулай ук башка катлаулы авыруларны, шул исәптән чума, туляремия, боррелиоз, бруцеллез, тиф кебек авыруларны да тарата ала.
Талпан кыска вакыт кына кадалып торган булса да, талпан инфекцияләрен эләктерү ихтималы бар. Шулай да талпанда инфекциянең булуы кеше һичшиксез авырачак дигән сүз түгел.
Язгы-көзге чорда талпанның иң куркыныч вакыты, августта зарарлану куркынычы кискен кими, ә сентябрь-октябрь айларында хәвеф бөтенләй юк диярлек.
Талпан маллар йөргән, агачлар киселгән һәм тыныч урыннарны ярата. Эссе яки яңгыр яуган вакытта алар качалар һәм һөҗүм итмиләр. Талпаннарның астан өскә үрмәләве турында да онытмагыз.
Талпаннар агачлардан яки биек куаклардан һөҗүм итә дип фикерләү дөрес түгел. Алар үзләренең корбаннарын урманның аскы ярусында (гадәттә 1 метрдан да югары булмаган) саклыйлар.
Биек үләндә талпаннар кояш нурларыннан кача алалар, һәм һөҗүм ясау мөмкинлеге дә зуррак.
Талпан тешләве авыртусыз була, бер яки ике тәүлек узгач кына җиңелчә сызлап авырту тойгысы барлыкка килә, чөнки кадалу урынында ялкынсыну башлана, кайбер чакта эренли дә.
Тешләнгән урын гадәттә нык кычыта һәм бик акрын төзәлә. Талпан кадалуын күреп, аны үзең алырга яки поликлиникага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Шуны белү мөһим, алынган талпанны бармак белән сытып юк итәргә ярамый, чөнки сытканда талпанның селәгәе һәм тукымалары тирегә яки лайлалы тышчага ышкылу нәтиҗәсендә инфекция белән йогышланырга мөмкин.
Талпанны алгач, кадалу урынын йод, «зеленка» белән эшкәртергә яки сабын белән яхшылап юарга кирәк.
Бөҗәкнең үзен талпан инфекцияләре барлыгына тикшерүгә илтү мөһим. Әгәр дә сез бөҗәкне анализга илтә алмасагыз, аны яндырыгыз яки кайнап торган су коегыз. Талпанга анализ тискәре нәтиҗәдә - күңел тынычлыгы, уңай булган очракта уяулык өчен кирәк.
Вирус канга тешләгәч үк эләгә, әмма авыруның беренче симптомнары шунда ук килеп чыкмый, берничә көнгә, хәтта атналарга сузылырга мөмкин. Беренчедән, барлык талпаннарда да инфекция булмый, икенчедән, йогышланган талпаннар кадалган кешеләрнең 5 проценты гына авырый.
Талпаннар китереп чыгарган авырулар сирәк очракта симптомсыз үтә, әмма еш кына бизгәк тоту барлыкка килә: температура күтәрелә, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә, буыннар сызлый.
Моннан тыш, паралич, ишетү, күрү белән проблемалар булырга мөмкин. Алар авырганнан соң еллар буена сакланырга мөмкин.
«Медсервис» клиникасында Талпанны энцефалит һәм БОРРЕЛИОЗ вирусы барлыгына тикшерү үткәрелә. Ул тикшерелүче талпаннарда антигеннарны һәм энцефалит, шулай ук боррелиоз китереп чыгаручы генетик материалларны ачыклауга юнәлтелә. Авыруларны үз вакытында диагностикалау, экстрен специфик профилактикалау һәм махсус юнәлтелгән патогенетик дәвалау максатларында кулланыла. Барлык мәълүматлар өчен тел: 8-919-615-59-78; 8-347-62-562-49; 8-800-700-57-52. Безнең адрес: БР, Илеш райны, Югары Яркәй авылы, Свердлов урамы, 57/1.
Ярамаска мөмкин. Табиб белән киңәшләшегез.
Лицензия № ЛО-02-01-005265. Реклама.
Читайте нас: