+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 апрель 2019, 15:30

Аграр-технологик колледжда «танып-белү сәгате»

Бөтендөнья хезмәтне саклау көненең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын хезмәтне саклау проблемаларына җәлеп итү, хезмәт мәдәниятен кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә алга җибәрү.

Бөтендөнья хезмәтне саклау көненең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын хезмәтне саклау проблемаларына җәлеп итү, хезмәт мәдәниятен кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә алга җибәрү.
Хезмәткәрләрнең эш шартларын яхшырту һәм аны саклау, производствода бәхетсезлек очракларын һәм һөнәри авыруларны киметү, хезмәтне саклау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату максатларында 1-30 апрельдә Башкорт аграр-технологик колледжының Бакалы филиалында хезмәтне саклау буенча айлык узды. План буенча биналарга һәм корылмаларга гомуми техник карау үткәрелде, техниканың хәвефсез эксплуатацияләнүе, эш урыннарында медицина аптечкаларының комплектланган булуы тикшерелде. ”Сезнең сораулар, киңәшләр, тәкъдимнәр – безнең җаваплар, эшләр” акциясе үткәрелде, “яшерен сайлау” формасында язма хәбәрләрне җыю оештырылды. Хезмәтне саклау буенча “Хезмәтебезне хәвефсез итик!”, “Яхшы түләнелгән хезмәт хәвефсез булса - бу лаеклы хезмәт”, “Сәламәтлегеңне куркыныч астына куясың икән – барысын куркыныч астына куясың!” лозунглары белән үткән акцияне, дискуссияне, хезмәтне саклау буенча яңа норматив документлар һәм практик кулланма белән танышу семинарын филиал мөдире В.П.Дойников үткәрде.
Китапханәнең уку залында колледж хезмәткәрләре өчен “танып-белү сәгате” оештырылды. Җыелучылар әлеге өлкәдәге актуаль проблемалар турында мөһим мәгълүмат тыңладылар, хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасы буенча кроссворд чиштеләр, “Ышаныч тартмасы” викторинасында катнаштылар.
Филиал мөдиренең адми-нистратив-хуҗалык эшләре буенча урынбасары И.Н.Добрин “Хезмәткәрләргә белгечлек (вазыйфа) һәм хезмәтне саклау буенча белемнәрен арттыру таләп ителәме?”, “Аларны нинди формада алырга теләр идегез?”, “Оешмада җәрәхәтләнүне һәм һөнәри авыруларны булдырмау максатларында нәрсәләр эшли алыр идегез?” дигән һәм башка сорауларны яктыртты. Бу мавыктыргыч чарада филиал коллективы бик яхшы белем күрсәтте. Моннан тыш, катнашучылар чара барышында бәлагә таручыга беренче ярдәм күрсәтү һәм башка махсус күнекмәләргә ия булуларын расладылар.
Хезмәтне саклау һәм хәвеф-сезлек айлыгына китап күргәзмәсе оештырылды, аның белән “танып-белү сәгатендә” катнашучыларның барысы танышты.
Гөлназ МАЛОВА, преподаватель.
Читайте нас: