“Мирзаит” җәмгыяте игенчеләре тракторларны басуга районда беренчеләр исәбендә чыгардылар. Көн дәвамында анда эш кайный. Хуҗалыкта булып, без хезмәтнең яхшы оештырылуына инандык.
Хуҗалык җитәкчесе Р.Ф.Хурамшинны без машина-трактор паркы терри-ториясендә очраттык, анда ул механизаторлар белән агымдагы мәсьәләләрне тикшерә иде. Рәфис Фазылович безне эшләр торышы белән таныштырды һәм басу эшләренең яхшы тепларда баруын үзебез күреп инанырга тәкъдим итте.
Камай авылы ягына юл тоттык. Юл буйлап күпьеллык үләннәрнең зур басуы җәйрәп ята.
- Безнең хуҗалыкта үләннәр һәм уҗым культураларын иртә өстәмә тукландыру, ашламалар кертү - мәҗбүри агрочара, - дип сөйли тәҗрибәле җитәкче. - Бу кыш дәвамында хәлсезләнгән үсемлекләрнең үсешенә нәтиҗәле йогынты ясый. - Печәннең сыйфатына кышын сыерларның сөт күләме дә бәйле. Ел әйләнәсенә азыклар җитәрлек булсын өчен механизаторлар намуслы эшлиләр, агрочараларны вакытында үткәрәләр.
Сүз уңаеннан, «Мирзаит» җәмгыятендә бүгенге көндә 400 баштан күбрәк мал, 150 савым сыеры асрала. Бер көндә 1300 л сөт саталар, көн саен хуҗалык кассасына 25 мең сумнан күбрәк акча керә.
Камай авылы янында 420 гектарлы басуда эш кайный. Бу басу 2012 елда Сабанчы көнендә үзләштерелгән иде һәм шул вакыттан алып җир кадерләп эшкәртелә, аңа чәчәләр һәм яхшы уңыш алалар. Хуҗалык җирне арендалаган өчен пайчыларга ел саен җир салымы түли, фураж һәм салам бирә.
Ерактан ук иң яхшы механизатор-ларының берсе Айвар Исмәгыйлов трак-торының сөрелгән кара җир буенча ничек хәрәкәт итүен күрдек, бу көннәрдә ул туфракны культивацияләү белән мәшгуль. Айвар Әбүдәрович җәмгыятьтә 10 елдан артыграк хезмәт куя, эшләрне намуслы башкарган өчен республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Чәчүчеләр Әнис Хәбиров һәм агротехнологик колледждан өч практикант: Айнур Хуҗин, Азат Нигъмәтуллин һәм Фируз Жумаев аның «табанына басып» киләләр. Егетләрнең өчесе дә Урманай авылыннан. Р.Ф.Хурамшин булачак механизаторлар турында яхшы фикердә, җаваплылар, хезмәт сөючәннәр, һәр эшне теләп башкаралар, ди. Егетләр белән сөйләшкәндә аларның өченче елын Хурамшинда, чәчү вакытында гына түгел, азык хәзерләү һәм урып-җыю чорында эшләүләре ачыкланды. Студентлар канәгать: җитәкче хезмәт хакын вакытында түли, ике тапкыр кайнар туклану оештырылган.
Югарыда әйтеп кителгән команда 120 гектарлы басуда ак горица чәчү белән мәшгуль иде. Май бирүче культураларының 2,5 т элиталы орлыгын хуҗалык 250 мең сумга сатып алган. Рәфис Фазылович орлыклар бәясенең 60 процентка якыны дәүләт тарафыннан субсидияләнәчәгенә өметләнә. Бер үк вакытта орлыклар белән туфракка ашлама да кертелә, аларны горчица һәм кукуруз чәчүлекләре өчен 40 тоннадан артыграк күләмдә сатып алганнар. Фәнил Шәкүров орлык һәм ашлама китерү, Зинфир Хәйруллин туфрак тигезләү белән мәшгуль. Икесе дә вакыт белән исәпләшмичә эшлиләр, язын аяз торган һәр көн кадерле булуын аңлыйлар.
Биредә басу эшләре оешкан төстә, яхшы темпларда алып барыла, чөнки аларга вакытында әзерләнгәннәр. Бөтен трактор паркына техник карауны эш планына ярашлы үткәргәннәр. Үстерелүче культураларның орлыгын җитәрлек күләмдә калибрлаганнар һәм агулаганнар, яңаларын сатып алганнар. Быел туфракка 15 т сабан бодае, 15 т “Памяти Чепелева” сортлы сабан арпасы, ак горчицаның суперэлиталы орлыклары ятачак.
Бүгенге көндә 1000 гектардан артыграк мәйданда дым каплату буенча эшләрне төгәлләгәннәр. Анда Радик Нәбиуллин, Зөфәр Минзаһиров, Айвар Исмәгыйлов тырышып эшләгәннәр. Көнбагыш чәчү тәмамланып килә, шушы көннәрдә берьеллык үләннәр чәчүгә керешәчәкләр.