+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 апрель 2019, 11:37

Бердәмлек һәм иҗат бәхете атмосферасында

Авыл кешеләре Боҗыр һәм Камышлытамак авыл Советлары авыл биләмәләре үзешчән иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасын зур канәгатьлек белән карадылар.

Авыл кешеләре Боҗыр һәм Камышлытамак авыл Советлары авыл биләмәләре үзешчән иҗат коллективлары әзерләгән концерт программасын зур канәгатьлек белән карадылар.
Мәдәният сарае фойесенә эләгү белән үк тамашачылар кичәнең бай булачагын аңладылар. Анда халык осталары С.Гарифуллина, Р.Миңлегалиева, А.Хәбибуллина, Р.Хәбибуллин, Ф.Рәхмәтуллина, Л.Алчинова, Р.Пятибратова, В.Хурамшина, В.Пятибратов иҗатлары күргәзмәсе уңайлы урын алган иде. Күңел биреп башкарылган кул эшләре чын-чынлап соклануга лаек. Осталар аларга тырыш кулларының хезмәтен һәм иҗади уйлап табуларын берләштергәннәр.
Бәйрәм программасын яшь боҗырлылар Софья Васильева һәм Иван Аксёнов республиканы данлаган шигырь белән ачтылар.
Башкорт җире элек-электән шифалы эчемлек – кымыз белән данлана, ул бал белән беррәттән безнең бренд булып исәпләнелә. “Идәшәй буйлары” фольклор ансамбле башкаруында музыкаль композиция (художество җитәкчесе Татьяна Никифорова) тамашачыларны шушы файдалы эчемлекне әзерләү һәм тәмләп карау атмосферасына алып керде. Кымыз – файдалы, сәламәтлек һәм яхшы кәеф булдыручы эчемлек. Шуңа күрә Боҗыр үзешчән артистларының концерт программасы бер сулышта үтте. Наталья Сабитова, Александр Егоров һәм Иван Никифоровның дуэты, “Надежда” хатын-кызлар вокаль ансамбле (художество җитәкчесе Н.Пятибратова), «Ландыши» (Т.Никифорова), “Идәш баш” фольклор ансамбльләре (Н.Пятибратова) коллективлары башкару осталыклары белән аерылып тордылар.
Чагу бию номерлары залда утыручыларның барысын шатландырды. Һәр бию яхшы кәеф һәм күңел күтәренкелеге бүләк итте, соклану һәм күп уңай эмоцияләр тудырды. Бу - “Драйв” коллективы башкаруында “Беләзек” башкорт, “Варенька” рус һәм кашыклар белән бию (“Веснушки” коллективы), “Күршеләр” (Н.Попова, Т.Лобанова, Т.Никифорова) биюләре. Барлык номерлар талантлы мастер Т.Никифорова тарафыннан куелды.
Сюрпризларсыз да булмады: иллюзионист Владислав Пятибратовның «тылсымлы» чыгышлары тамашачыларга күңелле минутлар бүләк итте.
Яшь катнашучылар М.Егорова, Е.Мусина, А.Шакирова башкаруындагы Башкортстан турында йомгаклау җырында Туган ил, аны ярату турында сүзләр яңгырады. Боҗыр авыл биләмәсенең бөтен концерты туган якны, аның табигатен һәм традицияләрен сөю билгесе астында үтте.
Программаның икенче өлешен Камышлытамак авыл Советы авыл биләмәсенең иҗади коллективлары дәвам итте.
Үзенең тарихи юлында безнең республика күпне күрде. Зур сынаулар үтте, әмма халкыбыз яшәү һәм шатлану өчен һәрвакыт үзендә көч тапты. Камышлытамак авыл мәдәният йортының драма түгәрәгендә катнашучылар башкорт халкы тарихын чагылдырган сәхнә күренеше әзерләгәннәр. Бөтен программа дәвамында Р.Биктимеров, Н.Зәйдуллина җитәкчелегендә (“Рампа” драма коллективы, “Миләш” балалар драма түгәрәге) театраль чыгышлар күрсәтелде. Тамашачылар артистлар белән бергә көтмәгәндә Бөек Ватан сугышы башлануны да, Җиңү шатлыгын да, котылгысыз югалту ачысын да бергә кичерделәр. Рәмилә Габдуллина Р.Сафинның һәлак булган якташлар турында шигырен күңелгә үтеп керерлек итеп сөйләп, Бөек Җиңүнең бәясе турында уйланырга мәҗбүр итте.
“Җыр безгә төзергә һәм яшәргә ярдәм итә” - бу канатлы сүзләр җырның безнең тормыштагы әһәмиятен бик төгәл тапшыра. Алина Гыймаева, Мөсфирә Минзаһирова, Фәнзир Миңлегалиев, Фәнис Рәхмәтуллин, Заһира Галиева, Алсу Габдрахманова башкаруындагы номерлар тамашачыларның көчле алкышларын яуладылар. “Сәйлән” татар фольклор (художество җитәкчесе Н.Зәйдуллина), “Сөн” вокаль (Г.Яппарова), “Энҗеләр” (Ф.Рәхмәтуллина) хатын-кызлар ансамбльләре үз осталыклары белән сокландырдылар. Мәхәббәт, Туган ил, хезмәт турында җырлар яңгырады. Бу тематика безгә, авыл кешеләренә, бик якын. Чыгышлары белән көчле затлар да шатландырдылар. “Тынычлык” ир-егетләр вокаль ансамбле башкаруында “Шәйморатов генерал” җырын зал җылы кабул итте.
Дәртле рус (Л.Биктимерова һәм Э.Зәйдуллина), дулкынландыргыч башкорт (Г.Яппарова), эмоциональ һәм дәртле татар биюләре (“Радуга” коллективы) беркемне дә ваемсыз калдырмады. Ф.Шәйхуллин җитәкчелегендәге “Тулпар” баянчылар триосы халык көйләренә попуррины оста башкардылар.
Җылы кичә барысын берләштерде, яшь, кызыксынулар һәм карашлар арасындагы чикләрне җуйды. Тамашачылар бердәмлек, рухлану, ихласлык һәм иҗаттан алынган чын бәхетнең гадәти булмаган атмосферасына чумдылар.
Ике сәгатькә якын программа тамашачыларда да, чыгыш ясаучыларның үзләрендә дә күп уңай эмоцияләр булдырып, бер сулышта, күңелле һәм бик яхшы үтте.
Гөлназ ГАЛИЕВА,
җәмәгать хәбәрчесе.
Читайте нас: