0 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 апрель 2019, 11:44

Кан басымын контрольдә тотыгыз

Гипертония – йөрәк-кан тамырлары авыруларының иң таралган төре. Безнең илдә зурларның 40 проценты гипертония белән интегә, 65 яшьтән өлкәнрәкләрдә ул 60 процентка җитә. Бакалы районында гипертония авыруы ачыкланган 4476 кеше кардиологта исәптә тора, ә бит үз белдеге белән дәвалану белән шөгыльләнгән һәм дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итмәгән кешеләр дә бар.

Гипертония – йөрәк-кан тамырлары авыруларының иң таралган төре. Безнең илдә зурларның 40 проценты гипертония белән интегә, 65 яшьтән өлкәнрәкләрдә ул 60 процентка җитә. Бакалы районында гипертония авыруы ачыкланган 4476 кеше кардиологта исәптә тора, ә бит үз белдеге белән дәвалану белән шөгыльләнгән һәм дәвалау учреждениеләренә мөрәҗәгать итмәгән кешеләр дә бар.
Артериаль кан басымы күтәрелү сезнең организмга күпкырлы, нигездә йөрәккә һәм кан тамырларына йөкләнеш артканлыктан җимергеч йогынты ясый. Чирнең мәкерлелеге шунда: ул еш кына үзен сиздерми, һәм авыручылар зарланмыйлар. Шуңа күрә артериаль гипертонияне “телсез үтерүче” дип атыйлар. Баш чүмече авырту, даими тын бетү, баш әйләнү, танаудан кан китү, көчле арыганлык, хәлсезлек, колаклар чыңлау кебек күңелсез тойгылар сезне сагайтырга тиеш, боларның сәбәбе күтәренке артериаль кан басымы булырга мөмкин. Иртә дәвалана башлау һәм нәтиҗәле терапия артериаль кан басымының органнарга һәм тукымаларга кире йогынтысын туктатырга яки киметергә, шуның белән өзлегүләр үсеше хәвефен түбәнәйтергә мөмкин. Шунлыктан авыруны иртә ачыклау мөмкинлегеннән актив файдаланыгыз – диспансеризация үтегез, врачка актив мөрәҗәгать итегез. Кайвакыт кан басымын медикаментоз булмаган алымнар белән, сәламәт яшәү рәвеше алып барып, контрольдә тотарга мөмкин.
Аз хәрәкәт итүче, артык авырлыкка ия булган, хроник авырулар белән җәфаланучы, даими эмоциональ йөкләнеш, көчле нерв киеренкелеге тоючы, стресслы хәлләрдә булучы, тәмәке тартучы, алкогольле эчемлекләрне һәм кофены күпләп кулланучы, ачы, маринадланган, ысланган, аеруча тозлы азык яратучы, нәселдән килгән югары кан басымлы кешеләр хәвеф төркеменә керәләр.
40 яшьтән узган хатын-кызларда организмның кайбер яшерен чирләргә китерүче гормональ үзгәреше гипертонияне китереп чыгарырга мөмкин.
Кардиолог киңәшләре
Гипертония белән авыручыга, барыннан да элек, көн саен артериаль кан басымын үлчәүне гадәткә кертергә һәм махсус көндәлеккә язып барырга кирәк. Препаратларны күршең, ахирәтең киңәше буенча түгел, ә белгеч белән киңәшләшеп кабул итәргә. Тән авырлыгын нормада тотарга, йөрәк мускулларына йөкләнешне арттыручы артык май утыруга юл куймаска. Тәмәке тартудан баш тартырга һәм алкогольле эчемлекләр, тәм-томнар куллануны мөмкин кадәр кыскартырга кирәк. Эмоциональ киеренкелектән һәм стресслы хәлләрдән ничек тә булса котылырга, тынычлык булырга тиеш. Көн саен 400-500 г яшелчә һәм җимеш ашарга. Физик активлыкны арттырырга. Барлык йөкләнеш ярый – җәяүләп, велосипедта йөрү, бассейнда йөзү, мәсәлән, көн саен яки һичьюгы атнага 5 тапкыр булса да 30-40 минут җәяү йөрү.
Әмма кайбер пациентларга кан басымын нормальләштерү өчен дару препаратлары кабул итәргә кирәк. Хәзерге вакытта артериаль гипертонияне дәвалау өчен яңа препаратлар бар, алар кан басымын нәтиҗәле контрольдә тоту мөмкинлеге бирә. Шуны онытмагыз: үзаллы дәвалану белән шөгыльләнергә, табиб белән киңәшләмичә препаратны яки дозаны үзгәртергә, кан басымы нормальләшкәннән соң препарат кабул итүне туктатырга ярамый. Гипертонияне дәвалаганда врач белән фикердәш булырга тиешлегегезне исегездән чыгармагыз.
Лиана ИМАМРАЗИЕВА, район үзәк дәваханәсенең табибә-кардиологы.
Читайте нас: