+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 апрель 2019, 11:42

Онкологка кабул ителүгә килеп өлгерергә

Бакалыда БР Сәламәтлек саклау министрлыгының күчмә республика онкология киңәшмәсе булды, ул Октябрьский гыйльми-белем бирү медицина кластеры белән бергә оештырылды. Ике мәйданчыкта - район Мәдәният сараенда һәм район үзәк дәваханәсендә республика онкодиспансеры, Октябрьский, Туймазы, Бәләбәй, Шаран, Ярмәкәй, Бишбүләк медицина оешмалары җитәкчеләре, Башкорт медицина университеты вәкилләре, табиб-онкологлар катнашлыгында “Яман шешләрне диагностикалау һәм дәвалауның актуаль мәсьәләләре” темасына зур чара үтте.

Бакалыда БР Сәламәтлек саклау министрлыгының күчмә республика онкология киңәшмәсе булды, ул Октябрьский гыйльми-белем бирү медицина кластеры белән бергә оештырылды. Ике мәйданчыкта - район Мәдәният сараенда һәм район үзәк дәваханәсендә республика онкодиспансеры, Октябрьский, Туймазы, Бәләбәй, Шаран, Ярмәкәй, Бишбүләк медицина оешмалары җитәкчеләре, Башкорт медицина университеты вәкилләре, табиб-онкологлар катнашлыгында “Яман шешләрне диагностикалау һәм дәвалауның актуаль мәсьәләләре” темасына зур чара үтте.
Түгәрәк өстәл утырышында онкологиядә оештыру мәсьәләләре, республикада һәм аерып алганда Октябрьский округында онкология хезмәте торышы тикшерелде. Яман шеш белән авыруларга, аны диагностикалауга һәм дәвалауга анализ ясалды, шушы планда эшне яхшырту буенча карарлар кабул ителде. Аудитория алдында медицина фәннәре докторы, профессор М.С.Кунафин, республика онкодиспансерының баш табибы урынбасары Р.Р.Рәхимов, медицина фәннәре докторы, профессор А.А.Измайлов, Октябрьский шәһәренең 1нче дәваханәсенең баш табибы урынбасары О.Е.Турышева, Бакалы районы дәваханәсе баш табибы Р.Р.Гәрәев һәм Шаран районы дәваханәсе баш табибы Р.К.Янгиров чыгыш ясады.
Участок терапевтлары, гомуми практика табиблары, гаилә табиблары, ФАПлар, смотровой кабинетлар фельдшерлары һәм акушерлары өчен онкологик чирләрне иртә ачыклау, төрле урыннардагы шешләрне диагностикалау һәм профилактикалау буенча мәктәп-семинар эше оештырылды. Бакалы үзәк дәваханәсе онкологы Г.С.Хәйбрахманова участок хезмәтенең һәм фельдшерлык-акушерлык пунктларының онкологик чирләрне иртә диагностикалауның роле турында сөйләде.
Республика онкодиспансеры белгечләре - поликлиниканың табибә-онкологы, медицина фән-нәре кандидаты Э.Т.Зөлкарнәева, 6нчы хирургия бүлекчәсе табиб-онкологы, медицина фәннәре кандидаты М.М.Җәмилов эчтәлекле лекцияләр укыдылар.
Очрашуны республика онкодиспансерының баш табибы урынбасары Л.К.Закирова алып барды. Мәктәп-семинарда катнашучыларга җитди авыру мисаллары белән слайдлар, төрле урыннардагы онкологик авырулар диаграммалары карау, практик өлештә макетларда сөт бизләре органнары авырулары билгеләрен ачыклау мөмкинлеге бирелде.
Форум кысаларында онкологлар халыкка онкологик ярдәмне оештыру һәм финанслау, дару белән тәэмин итүне, авыруларны белгечләргә йөртү һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Яман шешләрдән үлүне киметү онкология хезмәте алдында торган төп бурыч булуы билгеләнде. Безнең шартларда - онкологик авыруларны иртә ачыклау һәм иртә диагностикалауга омтылу. Халык онкология авыруларыннан сак булырга, үз-үзләрен тикшереп торырга тиешләр. Онкологка барудан түгел, ә шушы белгечкә кабул ителүгә баруга соңлаудан куркырга кирәклеге турындагы фикер иртә тикшерелүнең, авыруны ачыклауның һәм дәвалауның мөһимлеген аңлау мөмкинлеген бирә.
Очрашу ахырында һәр катнашучыга сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы М.В.Забелинның һәм Русия сәламәтлек саклау министрлыгының “Башкорт дәүләт медицина университеты” югары белем бирү федераль дәүләт бюджет белем бирү учреждениесе ректоры, Русия фәннәр академиясе әгъзасы-корреспонденты, профессор В.Н.Павловның имзасы куелган БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Күчмә республика онкология советы сертификаты бирелде.
Читайте нас: