+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 апрель 2019, 15:19

Робототехника буенча ярышлар

Бакалыдагы 1нче урта мәктәпнең спорт залында робототехника буенча күрсәтмә ярышлар оештырылды.

Бакалыдагы 1нче урта мәктәпнең спорт залында робототехника буенча күрсәтмә ярышлар оештырылды. Безнең робототехника түгәрәге Талантлы яшьләрне хуплау фонды учредителе Н.Җ.Баһаветдинов инициативасы буенча һәм БР Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты В.В.Соколовның һәм «Бакалы кирпеч заводы» директоры М.Х.Арслановның финанс ярдәмендә ачылды. 2016 елда түгәрәк ике - Lego Mindstorms Lego Wedo җыелмалары белән эшли башлады, быел төзелеп килүче мәктәпне җиһазлау өчен конструктор, робототехника, 3D модельләр, электроника җыелмалары сатып алынды. Бүгенге көндә 10 кешедән торган ике яшь төркеме эшли, аларны физика укытучысы И.Х.Гыйззәтуллин һәм информатика укытучысы Л.Ф.Зянгирова җитәкли.
Ярышлар ике - роботлар футболы һәм сумо мәйданчыкларында үтте. Түгәрәккә йөрүчеләрнең эшләре аерым куелды, анда теләгән һәркем роботны күзәтеп кенә калмыйча, аңа идарә дә итә алды. Робототехника белән шөгыльләнү күп укучыларны кызыксындыра, аларның креатив фикерләү, техник иҗат итү сәләтен, логикасын үстерә.
Лилия ЗЯНГИРОВА,
директорның мәгълүмати технологияләр һәм фән буенча урынбасары.
Читайте нас: