+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
ҖӘМГЫЯТЬ
26 апрель 2019, 11:48

Сак булыгыз: талпан!

Вируслы талпан энцефалиты - кискен вируслы йогышлы авыру. Ул үзәк нерв системасына көчле зыян китерә. Авыру төрлечә: тулысынча сәламәтләнүдән алып инвалидлык һәм үлем белән тәмамланырга мөмкин.

Вируслы талпан энцефалиты - кискен вируслы йогышлы авыру. Ул үзәк нерв системасына көчле зыян китерә. Авыру төрлечә: тулысынча сәламәтләнүдән алып инвалидлык һәм үлем белән тәмамланырга мөмкин.
Талпан казалган вакытта яки аларны тән тиресе зарарланган урында сытканда кешене йогышлый. Безнең территориядәге талпаннарның 5-8 проценты вируслы талпан энцефалитын йөртә. Йогышлану апрельдән сентябрьгә кадәр, кышлаган бөҗәкләрнең активлыгы вакытында була.
Бу чорда территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү, урман-парк зоналарын, зиратларны, күмәк ял итү урыннарын, коллектив бакчаларны, ябык сәламәтләндерү учреждениеләрен акарицид һәм дератизацион эшкәртү кебек специфик булмаган профилактикалау чаралары үткәрү, кешеләргә талпаннан индивидуаль саклану (махсус кием, 2 сәгатькә бер тапкыр үз-үзеңне тикшерү, талпанга каршы средстволар) тәкъдим ителә.
Вакцинация яки кеше иммуноглобулины белән экстрен профилактикалау талпан энцефалитын кисәтүдә төп чара булып тора. Вирус чыганакларында эшләүче яки анда баручы (командировкага җибәрелгән, төзелеш отрядлары студентлары, туристлар, ял итәргә баручылар) аерым һөнәр кешеләре мәҗбүри тәртиптә вакцинацияләнәләр, башкаларга вакцина ирекле тәртиптә ясала. Балаларга вакцинацияне 3 яшьтән үткәрәләр.
Талпан тешләсә, ә сезгә прививка ясалмаган, прививкаларның тулы курсы эшләнелмәгән булса, экстрен профилактикалау билгеләү кирәклеге мәсьәләсен хәл итү өчен талпанда энцефалит вирусы антигены булу-булмауга тикшерү үткәрергә кирәк.
Иммуноглобулинны талпан казалганнан соң 4 көннән дә соңламый ясарга кирәк. 18 яшькә кадәрге балаларга экстрен профилактикалау бушлай ясала. Зурларга препарат талпанны вирус булу-булмауга тикшерү нәтиҗәләре буенча гына ясала. Шуңа күрә талпанны тикшерүне мөмкин кадәр тизрәк үткәрергә.
Талпанны саклану чараларын күзәтеп алырга, аз гына юешләтелгән мамык кисәге белән тыгыз ябылучы флаконга салырга һәм Туймазы шәһәре, Лесовод Морозов урамы, 1нче йорт адресы буенча “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Туймазы шәһәрендәге лабораториясенә алып барырга кирәк. Эш режимы 9дан 17 сәгатькә кадәр, бәйрәм һәм ял көннәрендә - 14 сәгатькә кадәр.
Уфа шәһәре, Шафиев урамы, 7 адресы буенча “БРның гигиена һәм эпидемиология үзәге” сәламәтлек саклау учреждениесе. Шимбә һәм якшәмбе - ял көннәре, 2019 елның 1 маеннан ял көннәрсез эшли. Дүшәмбе-пәнҗешәмбедә 9дан 16.30 сәгатькә кадәр, җомгада 9дан 16.20 сәгатькә кадәр. Тикшерү бәясе – 300 сум тирәсе.
Алина МУСИНА,
район үзәк дәваханәсенең
табибә-эпидемиологы.
Табиб белән киңәшләшегез.
Ярамаска мөмкин.
Реклама хокукында.
Лиц. федеральной службы по надзору в сфере здравоохранения №ФС-02-01-002508 от 1.11.2017 г.
Читайте нас: